+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 апрель 2023, 08:50

Радий Хәбиров «Яңа кешеләр» партиясе рәисе белән очрашты

7 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Яңа кешеләр" Русия сәяси партиясе рәисе Алексей Нечаев һәм Дума фракциясе җитәкчесе урынбасары Сардана Авксентьева белән очрашты. Көн тәртибендә - сайлау кампаниясенә әзерлек һәм республика белән хезмәттәшлекне ныгыту.

Радий Хәбиров «Яңа кешеләр» партиясе рәисе белән очраштыРадий Хәбиров «Яңа кешеләр» партиясе рәисе белән очрашты
Радий Хәбиров «Яңа кешеләр» партиясе рәисе белән очрашты

- Быел Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар узачак, ә урындагы дәрәҗәдә - 800 авыл Советында. Киләсе елда Русия Президентын һәм республика Башлыгын сайлаулар көтелә, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Ышанам, сезнең Башкортстанга сәфәрегез партиянең төбәк бүлегенә сайлаучылар белән эшләүгә, мөһим программа проектларын алга җибәрүгә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

Алексей Нечаев партия составында эшкуарлар күп булуын сөйләде. Алар Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм республика җитәкчелегенең яңа инициативаларга игътибарын югары бәяли.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас