+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июнь 2023, 16:27

Файдалы башлангычларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелә

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясенең иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабын ачу тантанасында катнашты. Бу төбәкнең актив халкының башлангычларына ярдәм күрсәтү үзәге, анда икътисадның һәм социаль өлкәлшрнең төрле юнәлешләрендә конструктив идеяләрне хуплыйлар.

Файдалы башлангычларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтеләФайдалы башлангычларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелә
Файдалы башлангычларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелә

Мәйданчык даими нигездә төбәк үсешенә юнәлтелгән уңышлы проектларны формалаштырырга һәм таратырга мөмкинлек бирәчәк. Штаб базасында шулай ук Русиянең яңа төбәкләрендә эшләү өчен волонтёрлар әзерләячәкләр һәм төрле хәйрия акцияләре үткәрәчәкләр. Офис Уфада Зәки Вәлиди урамында урнашкан.

- Иҗтимагый ярдәм штабы үз Ватанын яратучы һәм аның үсеше өчен җан атучы битараф булмаган кешеләрне берләштерәчәк. Монда ил һәм республика өчен файдалы башлангычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итү мөһим. Әлеге оешма эшендә уңышлар телим. Хәерле юл, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Штабта төбәк җитәкчесе аның төп эш юнәлешләре белән танышты һәм активистлар белән аралашты. Штабны ачу кысаларында «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясе үткәрелде. Чара авыру балалар өчен, шул исәптән яңа территорияләрдә уенчыклар һәм канцелярия товарлары җыю максатыннан оештырылды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас