

"Безнең ил үзенең киләчәге өчен авыр көрәш алып барган, Русиягә каршы Көнбатышның бөтен хәрби һәм мәгълүмат машинасы юнәлтелгән бер вакытта, әлеге хәлләр хыянәт, дип атала.
Шәхси үпкәләрне җиңүгә кадәр онытырга кирәк. Ә дошманга каршы сугышканда шәхси мәнфәгатьләр белән эш итү - үз илеңә каршы эшләү дигәнне аңлата.
ЧВК "Вагнер" сугышчылары, Ватанны саклауда сезнең хезмәтләрегез бәхәссез, әмма кораллы фетнәгә омтылышны берничек тә аклап булмый. Фаҗигале хата эшләмәгез!
Бездә бер Президент, бер Югары Башкомандующий бар. Туктагыз! Үз илегезгә каршы сугышмагыз".