+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июнь 2023, 20:37

Гуманитар хезмәттәшлек - интеграциянең мөһим юнәлеше

Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумында катнашучылар гуманитар хезмәттәшлек һәм Союз дәүләтләре институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә заманча мәгълүмати технологияләрнең роле турында фикер алыштылар.

Гуманитар хезмәттәшлек - интеграциянең мөһим юнәлеше
Гуманитар хезмәттәшлек - интеграциянең мөһим юнәлеше

- Беларусь Республикасы бәйсезлеге көне 3 июльдә, 1944 елда Минскны немец-фашист илбасарларыннан азат итү көнендә билгеләп үтелә. Мин чын күңелдән ышанам, безнең һәрберебезнең фашизмны тар-мар иткән әтиләребез, бабаларыбыз турында истәлеге бар. Русиянең, Белоруссиянең күпмилләтле халыклары чын мәгънәсендә тугандаш. Тормыш үзе раслый, без бергә көчлерәк, бергә без яңа проблемаларга һәм хәвефсезлеккә моңарчы күрелмәгән, законсыз санкцияләргә нәтиҗәле каршы торабыз, - диде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова.

Лилия Гомәрова фикеренчә, илләр арасында тарихи мәгърифәтчелек, шул исәптән патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча эшчәнлекне синхронлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

- Безнең уртак тарихи язмышыбыз һәм мәдәниятебез, уртак рухи элемтәләребез бар. Моны кичә узган этник мәдәниятләр фестивале дә раслады, анда урыс частушкасы белорус веселинкасы һәм башкорт курае бергә яңгырады, - дип өстәде Лилия Гомәрова.

Теманы Беларусь Республикасы Милли Җыелышы республика Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм социаль үсеш буенча даими комиссиясе рәисе Ирина Старовойтова дәвам итте.

- Гуманитар хезмәттәшлек - Союз дәүләтләре киңлегендә интеграциянең иң мөһим юнәлешләренең берсе, чөнки ул социаль юнәлешле һәм, нәтиҗәдә, икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Ул туктаусыз тышкы басым һәм күпсанлы санкцияләр шартларында аеруча мөһим. Безгә бергәләп тарихи хакыйкатьне якларга, тарихны ялганлауга, икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңадан карап чыгу омтылышларына, нацист җинаятьчеләрен һәм аларның ярдәмчеләрен реабилитацияләүгә каршы чыгарга туры килә, - диде Ирина Старовойтова.

Ирина Старовойтова ассызыклаганча, Русия белән Беларусь арасында уртак үткәнебездә, бердәм һәм лаеклы киләчәкне сайлауда тирән бәйләнеш бар, ул безнең халыкларның традицион кыйммәтләренә, тынычлык һәм татулыкны саклауга нигезләнгән.

Фото: bashinform.ru

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас