+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 июнь 2023, 09:07

Фән, мәгариф, туризм темалары буенча фикер алышынды

Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумында катнашучы мәртәбәле кунаклар һәм белгечләр Союздаш дәүләтнең региональ хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.

Фән, мәгариф, туризм темалары буенча фикер алышындыФән, мәгариф, туризм темалары буенча фикер алышынды
Фән, мәгариф, туризм темалары буенча фикер алышынды

Сессиядә фән, мәгариф, туризм, халыкларның этник, мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен үстерү буенча мәсьәләләр күтәрелде.

Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко билгеләп үткәнчә, Русия һәм Белоруссия төбәкләренең уртак проектлары үсеш ала.

- Белоруссия партнерлары белән сәүдә өлкәсендә берничә лидер төбәкне аерып карарга мөмкин. Бу - Башкортстан, Татарстан республикалары, Краснодар крае, Брянск, Вологда, Калининград, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре. Товар әйләнеше арта, динамика уңай, - дип ассызыклады Андрей Анатольевич.

Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева искәртүенчә, 2021 елда Белоруссия Президенты Александр Лукашенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзара товар әйләнешен бер миллиард долларга кадәр җиткерү турында килештеләр.

- Без бу юнәлештә эшлибез һәм бу көннәрдә 138 берәмлектән артык техника тәкъдим ителгән күргәзмәгә килгән предприятиеләр белән килешүләр һәм контрактлар төзиячәкбез, - дип билгеләп үтте Маргарита Дмитриевна.

Русия Федерациясе субъектларыннан Беларусь Республикасына нефть һәм нефть продуктлары, органик булмаган химия продуктлары, бакыр, алюминий, кара металлар һәм алардан эшләнгән әйберләр, җир өсте транспорты чаралары, сөт продукциясе, җиһазлар һәм механик җайланмалар, терлек өчен азык, органик булмаган химия продуктлары, таш, электротехник продукция, органик-химик кушылмалар экспортлана.

Белоруссиядән безгә ашлык, он, крахмал, сөт, машина төзелеше комплексы продукциясеннән әзер продуктлар, мебель, текстиль, тукыма әйберләре, аяк киеме кертелә.

Моннан тыш, форум кырларында туризм өлкәсе турында да фикер алыштылар. Чарада катнашучылар, яңа геосәяси чынбарлыкны исәпкә алып, туристлык өлкәсендә Русия-Беларусь хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләрен эшләү кирәклеген билгеләп үтте. Бу төр эшчәнлек безнең илләрдәге туристлык компанияләренең Русия-Белоруссия базарларында гына түгел, ә өченче илләр базарларында да хезмәттәшлеген ныгытуга хезмәт итәчәк.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов республиканың гаять зур туристик ресурсларга ия булуын ассызыклады.

- Башкортстан - үзенең барлык чагылышларында тормыш яратучылар өчен. Төбәк елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди яшьтәге һәм социаль хәлле кешеләр өчен уңайлы һәм имин ял итү шартларына ия. Безгә Русиянең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән киләләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстанга туристлар агымы 2,1 миллион визиттан арткан. Бу күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округында 3нче һәм Русиядә 13нче урында торабыз. Бу елның беренче кварталында ук без туристлар агымының, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 28,6 процентка артуын күзәтәбез, - диде Рөстәм Афзалов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас