+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 июнь 2023, 07:30

Русия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары спикерлары ике илнең төбәкләре башлыклары белән очрашты

28 июньдә Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында, Русия Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Милли җыелышы Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова Русия һәм Беларусь төбәкләренең дәүләт власте органнары җитәкчеләре белән очраштылар. Фикер алышуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Русия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары спикерлары ике илнең төбәкләре башлыклары белән очраштыРусия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары спикерлары ике илнең төбәкләре башлыклары белән очрашты
Русия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары спикерлары ике илнең төбәкләре башлыклары белән очрашты

Очрашу башында Валентина Матвиенко республика җитәкчесенә һәм идарәче командага форумны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде, оештыру һәм логистика буенча вак-төяккә кадәр уйланылганлыгын билгеләп үтте.

Русия парламентының югары палатасы спикеры фикеренчә, төбәкара дәрәҗәдә элемтәләрнең активлашуын билгеләп үтәргә кирәк.

«Нәтиҗә буларак - үзара сәүдә итүнең тотрыклы динамикасы. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең илләрнең товар әйләнеше, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 12 процентка артты һәм 45 млрд. доллар тәшкил итте. Русия инвестицияләре Беларусь икътисадына 1,5 тапкыр артты. Хезмәттәшлекнең моңача булмаган дәрәҗәсенә фән һәм технологияләр өлкәсендә ирешелде. Бу зур икътисади нәтиҗә бирәчәк. Быел юбилей форумы кабул иткән Башкортстан Белоруссия коллегалары белән хезмәттәшлекнең яхшы нәтиҗәләрен күрсәтә», - дип билгеләп үтте Валентина Матвиенко.

Искәртеп узабыз, Беларусь белән Башкортстанның сәүдә әйләнеше агымдагы елның дүрт аенда 26 процентка арткан.

Федерация Советы Рәисе фикеренчә, ике илнең барлык өлкәләрдәге хезмәттәшлеге бөтенләй башка дәрәҗәгә чыкты. Акцент югары технологияле производстволарны үстерүгә, импортны алмаштыруга, уртак предприятиеләр төзүгә юнәлтелгән. Болар барысы да сәнәгать һәм технологик суверенитетны тәэмин итәргә һәм импортны алмаштыруга мөмкинлек бирәчәк.

Валентина Матвиенко сүзләренчә, форум күптән инде эшлекле программалар кысаларын гына узып, мәдәни, спорт вакыйгалары белән тулылана. Төбәкләр, муниципалитетлар һәм ике ил компанияләре арасында "безнең икътисади хезмәттәшлек копилкасын тулыландыручы" хезмәттәшлек турында яңа килешүләр аның мөһим өлешен тәшкил итә.

Агымдагы елның беренче дүрт аенда Русия белән Беларусь арасындагы сәүдә күләме 17 миллиард доллар тәшкил итте - бу 2023 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше узган елгыдан югарырак булачак, дип әйтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Беларусь Республикасы Милли җыелышы Рәисе Наталья Кочанова белдерде.

Ул шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка форумны искиткеч оештырган, республика халкының ачык һәм яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Наталья Кочанова билгеләп үткәнчә, узган елда Русия вәкилләренең Белоруссиягә 100дән артык эшлекле һәм сәяси сәфәре булган, шулай ук Белоруссия вәкилләренең Русиягә сәфәрләре шундый ук санда. Ил төбәкләре арасында хәзерге вакытта хезмәттәшлек турында 450 төрле килешү имзаланды.

"Белоруссия сәүдәсендә Русия өлеше 55 процент тәшкил итә. Һәм быелның дүрт аенда үзара сәүдә күләме 17 миллиард доллар тәшкил итте», - диде Беларусь Республикасы Милли җыелышы Рәисе.

Наталья Кочанова, безнең илләр арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткечләре Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумында 26-28 июньдә төзелгән контрактлар аркасында күп очракта арттырылачак, дип саный. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 110 миллиардтан артык сумга 86 эшлекле контракт төзелгән.

Чара кысаларында Русия һәм Беларусь төбәкләренең закон чыгару һәм башкарма власте органнары арасында берничә килешү имзаланды. Шул исәптән, 2023-25 елларга Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең һәм Беларусь Милли Фәннәр академиясенең фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү буенча чаралар планына кул куелды.

Фото: "Башинформ".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас