+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 июль 2023, 03:25

Бөтен бурычлар да үтәләчәк

Владимир Путин Русия икътисады күрсәткечләренең көтелгәннән югарырак үсүен билгеләп үтте.

Бөтен бурычлар да үтәләчәкБөтен бурычлар да үтәләчәк
Бөтен бурычлар да үтәләчәк
Президент бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин белән очрашуда белдерде.

- Безнең нәтиҗәләр, һәрхәлдә, әлегә, әйтик, көтелгәннән яхшырак, фаразлардан яхшырак. Бу бездә барлык бурычлар да хәл ителер дигән өмет уята, - дип билгеләп үтте Президент.

Очрашу барышында Премьер-министр, санкцияләргә карамастан, ил икътисады ышанычлы рәвештә тергезелүен дәвам итүен һәм агымдагы елның биш аенда тулай эчке продуктның 0,6 процентка үсүен билгеләп үтте. Михаил Мишустин, форс-мажор шартлары булмаганда, Хөкүмәтнең ел ахырына ВВПның алга таба үсүенә ышанычы бар (2 проценттан артык), шул ук вакытта үсеш драйверы булып эшкәртү сәнәгате торачак, дип өстәде.

Премьер-министр хәбәр иткәнчә, Русиядә инфляция еллык исәпләүдә 5 проценттан артмаска тиеш, чөнки июль башына аның күрсәткече 3,4 процентка тигез булган. Мишустин сүзләренчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе - 3,1-3,2 процент.

Шулай ук Хөкүмәт Рәисе гомумдәүоәт проектларын гамәлгә ашыру күрсәткечләре 98,95 процент тәшкил итә дип сөйләде.

Шул ук вакытта Премьер-министр барлык социаль йөкләмәләр үтәләчәген ассызыклады.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас