“Әлегә кадәр моны эшләмәдек, кулланмадык һәм, билгеле бер вакытта бездә дә сугыш кирәк-яраклары җитмәүгә карамастан, бу адымга бармадык. Әмма, әлбәттә, әгәр алар безгә каршы куллана икән – без мондый сугыш кирәк-яракларын куллану хокукын үзебездә калдырабыз. Русия Кораллы көчләрендә мондый снарядларның җи-тәрлек запасы бар”, – диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин фикеренчә, АКШның бу төр коралны Украинага тапшыруы яхшы тормыштан түгел, чөнки алар сугыш кирәк-яраклары кытлыгы кичерә.
“Украина армиясе хәрби хәрәкәтләр барган бер тәүлек эчендә биш-алты мең 155 миллиметр калибрлы снарядлар сарыф итә, ә АКШ аена 15 мең данә снаряд җитештерә. Аларда да, Европада да кытлык, снарядлар җитми. Шуңа күрә кассета хәрби кирәк-яракларын куллануны тәкъдим итүдән башка чаралары калмады”, – диде Русия Президенты.
“Югыйсә, Америка власте үзе кассета снарядларын куллануны җинаять, дип атаган иде. Минем фикеремчә, моңа мөнәсәбәт нәкъ шундый булырга тиеш”, – диде Владимир Путин.
Билгеле булуынча, 7 июльдә Америка президентының милли иминлек буенча киңәшчесе Джейк Салливан Вашингтон Киевка яңа хәрби ярдәм пакетын анонслады, анда беренче тапкыр DPICM тибындагы 155 миллиметрлы артиллерия снарядлары кертелгән. Бу 123 ил ратификацияләгән халыкара конвенция тарафыннан тыелган кассета сугыш кирәк-яракларын да үз эченә ала. АКШ президенты Джо Байден Киевка бу төр куркыныч сугыш кирәк-яракларын тапшыру Украина Хәрби көчләренең һөҗүм итүен тәэмин итәчәк, дип билгеләде. Ә бер атнадан соң Пентагонда Украина инде аларны алды, дип хәбәр иттеләр, өстәвенә, Америка Кушма Штатларыннан гына түгел, башка илләрдән дә.
АКШның бу төр корал тапшыруы бөтен дөньяда чын җәнҗал тудырды. АКШның НАТО, БМО буенча союздашлары хөкүмәтләреннән, дистәләгән хокук саклау оешмаларыннан башлап, АКШ Демократик партиясе әгъзалары һәм сенаторларына кадәр моңа каршы чыгыш ясадылар.
Украинага кассета снарядларын тапшыру АКШ өчен начар тәмамланачак, дип язды “Twitter”да Америка конгрессы вәкилләре палатасы әгъзасы Марджори Тейлор Грин.
“Украинага куркыныч кассета сугыш кирәк-яраклары бирү Кушма Штатлар тарафыннан сугыш утына бензин сибү булып тора, ахыр чиктә ул безне атом-төш коралы булган Русия белән кирәкмәгән сугышка җәлеп итеп, Америка халкына һәм милли иминлек мәнфәгатьләренә янарга мөмкин”, – дип саный ул.
Үз чиратында Сәяси-стратегик анализ үзәгенең геосәясәт буенча Европа эксперты (“StratPol”) Ксавье Моро Вашингтонның Киевка кассета хәрби кирәк-яракларын тапшыру турындагы карары АКШ арсеналында башка корал җитмәү белән бәйле, диде.
Бу адым, гомумән, халыкара гуманитар төшенчәләргә, нормаларга һәм законнарга каршы килә, гаять куркыныч кассета боеприпасларын бернинди шартларда да кулланырга ярамый.
Исегезгә төшерәбез, кассета зур мәйданда (футбол кыры кадәр зурлыкта) зарарларга сәләтле йөзләрчә элементларны үз эченә ала һәм хәрби конфликт тәмамланганнан соң тагын озак вакыт дәвамында кешеләрне үтерергә мөмкин булуы белән куркыныч.
АКШ президенты Джо Байденның милли иминлек буенча киңәшчесе Джейк Салливан: “Без кассета сугыш кирәк-яракларының шартламаган боеприпаслары гади халыкка зыян китерү куркынычы тудыруын таныйбыз”, – дип белдерде. Украина аларны бик сак кулланачагына язма гарантия биргән, имеш.
Джо Байден Украинага кассеталы корал тапшыру турында карарның “авыр һәм вакытлыча” булуын әйтте.
Украинага кассета снарядларын бирү АКШ президенты Джо Байден өчен начар пиар булачак, дип белдерде YouTube-каналына интервьюда отставкадагы Америка разведчигы Скотт Риттер.
“Сүз 1987 елда җитештерелгән снарядлар турында бара. 1997 елда мин кыр артиллериясендә хезмәт иттем һәм без аларны өйрәнүләр вакытында еш кулландык. Бу иске сугыш кирәк-яраклары, – дип сөйләде ул. – Шулай булгач, АКШ икейөзлеләнә. Америка, гадәттә-гечә, аларга иң яхшы түгел, ә иске, яраклылык срогы чыккан корал бирә”.
Аның фикеренчә, Пентагонга мондый гамәлләр өчен оят булырга тиеш.
“Пентагон кассета сугыш кирәк-яракларының әлеге фронт линиясендә булган хәл өчен туры килмәвен төгәл белә”, – дип йомгаклады Скотт Риттер.
Мәскәүдә мондый куркыныч корал тапшыру тыныч халыкның тормышын куркыныч астына куя һәм кризисны озайтуга юнәлтелгән, дип ассызыкладылар.
Оборона министрлыгы мәгълүматы буенча, Украина Донбасска ату өчен кассета сугыш кирәк-яраклары кулланган да инде. Ведомствоның рәсми вәкиле Игорь Конашенков сүзләренчә, бу Украина гаскәрләренең тыныч халыкны күбрәк үтерергә, юк итәргә омтылуы турында сөйли.
Президент Владимир Путин махсус хәрби операция барышын Павел Зарубинга биргән интервьюда уңай бәяләде.
“Безнең гаскәрләр үзләрен батырларча тота. Көтмәгәндә кайбер участокларда һөҗүмгә үзләре күчәләр, иң отышлы позицияләрне алалар”, – диде дәүләт башлыгы. Ул билгеләп үтүенчә, дошманның Русия оборонасын өзү омтылышлары, шул исәптән стратегик резервлар кулланып та, уңышлы барып чыкмады.
Киев режимы тарафыннан күп һәм киң рекламаланган Украина кораллы көчләренең контрһөҗүме Көньяк-Донецк, Запорожье һәм Артемовск юнәлешләрендә 4 июньдә башланды. Украина командованиесе НАТО әзерләгән һәм Көнбатыш техникасы белән коралланган бригадаларны сугышка ташлады. Әмма алар Русия оборонасын өзә алмады һәм зур югалтулар кичерде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.