+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 июль 2023, 18:00

"Республика динамикалы үсештә..."

Бүген, 19 июльдә, республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль казна җитәкчесе Роман Артюхин белән очрашты.

"Республика динамикалы үсештә...""Республика динамикалы үсештә..."
"Республика динамикалы үсештә..."
- Башкортстанда коррупциягә каршы форум үткәрү карары өчен рәхмәт. Нәтиҗәле эш өчен кирәкле шартлар тудырдык дип ышанам, - диде Радий Хәбиров. - Республика динамикалы үсештә, федераль дәүләт хакимияте органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Федераль бюджет линиясе буенча төбәккә милли проектлар, инфраструктура һәм социаль программалар кысаларында шактый акча ресурслары килә. Бу яктан казначылыкның роле бик югары. Һәм бездә эшлекле хезмәттәшлек урнаштырылган.

Очрашуда республикада федераль бюджет үтәлешенең нәтиҗәлелеген, акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тоту һәм Башкортстанда эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

- Мин республикага беренче тапкыр гына килмим. Аның яхшы якка үзгәрүен күрү бик күңелле. Төбәкнең идарә командасы ничек яхшы эшли, – дип билгеләп үтте Роман Артюхин. - Бөтенрусия коррупциягә каршы форумны оештыруда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Аның эше кысаларында бюджет акчалары буенча тулы ачыклык, аларны бүлеп бирү һәм чыгымнарны күзәтү системасының ачык эшләвен күрәбез.

Радий Хәбиров Федераль казна җитәкчесенә төбәк белән хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт белдерде һәм быел Русия дәүләт финанс контроле органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан котлады. Ә 2023 елның февралендә республика Федераль казна төбәк идарәсенең 25 еллыгын билгеләп үтте.

Фото: "Башкортстан Башлыгы"


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас