+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 июль 2023, 04:45

Контрһөҗүм омтылышы...

Украина гаскәрләренең яу кырында нәтиҗәгә ирешә алмавының сәбәбе нәрсәдә? Яу кырында ниндидер әһәмиятле уңышларга ирешә алмагач, Киев режимы гражданлык объектларына һөҗүм итеп, яңадан-яңа зур җинаятьләр кылуны дәвам итә. Украина Мәскәүдәге объектларга ике пилотсыз аппарат белән һөҗүм ясарга тырышып карады, икесе дә радиоэлектрон көрәш чаралары тарафыннан юк ителде, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иттеләр 24 июльдә Русиянең Оборона министрлыгында.

Контрһөҗүм омтылышы...Контрһөҗүм омтылышы...
Контрһөҗүм омтылышы...
17 июльгә каршы төндә ике украин дроны Кырым күперенә зыян салды. Бу вакытта күпердән автомо­биль­дә Белгород өлкәсеннән гаилә Кырымга ялга барган була. 40 яшьлек ир-егет һәм аның 36 яшьлек хатыны һәлак булды. Аларның 14 яшьлек кызлары җитди тән җәрәхәтләре алды, дәваха-нәгә озатылды. Күпернең Керчь юнәлешендәге автомобиль юлы җимерелгән. Бу участокта ике яклы хәрәкәтне сентябрьдә тергезү планлаштырыла.

Русиянең террорчылыкка каршы комитетында атака иртәнге 3 сәгать 05 минутта башкарылган, ике пилотсыз су өсте аппараты кулланыл­ган, дип ачыклык керттеләр. Тикшерү комитеты вакыйганы, һичшиксез, теракт буларак квалификацияләде. Җи­наять эше кузгатылды. Тик­шерү Украина махсус хезмәт­ләре һәм кораллы оешмалары саныннан бу җинаятьне оештыруга һәм башкаруга катнашы булган затларны ачыклый.

Русия Президенты Владимир Путин бу хәлне хәрби күзлектән караганда мәгънә­сез һәм рәхимсез җинаять, дип атады.

...АКШны Украинадагы хәл канәгатьләндерми, ил президенты Владимир Зеленскийдан контрһөҗүмне дәвам итүне таләп итә, дип белдерде Русия Чит ил эш­ләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова.

“АКШны хәрби хәрәкәтләр театрында бүгенге хәл-шартлар канәгатьләндерми. Хәзер Киев режимыннан аңа бирелгән акчаны акларга һәм теләсә нинди юл белән контр­һөҗүмне дәвам итүне таләп итәләр”, – диде брифингта Мария Захарова.

Украинаның коры җир гаскәрләре командующие Александр Сырский контр­һөҗүмнең уңышсызлыгын Русия армиясенең өстенлеге белән аңлата. “Русия армиясен бәяләп бетермәү ярамый. Әлбәттә, аның сан ягыннан, тәэмин ителеш дәрәҗә­се буенча өстенлеге бар, радиоэлектрон көрәш чаралары, артиллерия, сугыш кирәк-яраклары, ракета системалары җитәрлек күләмдә. Һәм заманча авиациясе бар. Моны шулай ук истән чыгарырга ярамый”, – дип билге­ләде Александр Сырский “Би-би-си”га биргән интервьюсында.

Пентагон Украинага озатылган коралларның бер өлешен корал белән сәүдә итүчеләр урлаганын ачыклаган. Бу хакта 20 июльдә “CNN” телеканалы оборона министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Документта 2022 елның февраленнән сентябренә кадәр чорда Украинага тапшырылган коралны урларга һәм сатарга тырышу очраклары китерелә. Узган елның июнендә җинаятьчеләр төр­кеме 17 мең долларлык бронежилетларны урлаган. Шулай ук августта ирекле батальон сугышчылары 60 винтовка һәм мең патрон урлаганнар.

Украинага тапшырыла торган коралның террорчылар кулына һәм кара базарга эләгүе турында Русиянең Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу 28 ап­рель­дә үк кисәткән иде. Аның сүзләренчә, бу Европада һәм тулаем дөньяда иминлеккә кире йогынты ясый.

23 июльдә Русия Президенты Владимир Путин һәм аның Белоруссия коллегасы Александр Лукашенко Санкт-Петербургта мөһим сөйлә­шүләр уздырды, аларда шул исәптән Украинадагы хәл турында фикер алыштылар. Владимир Путин белдерүен-чә, Русия сугышчылары бер тәүлек эчендә рекордлы санда чит ил хәрби техникасын юк иткән. Бер сугыш көнендә Русия яугирләре 15 “Leopard” һәм 20 “Bradley”ны юк итте, дип белдерде ул.

Президент сүзләренчә, Украина армиясенең шәхси составының югалтулары контрһөҗүм омтылышлары башланганнан алып инде 26 мең кешедән артып киткән. Ул шулай ук Украинадагы чит илләрнең ялланган сугышчылары арасында да зур югалтулар булуын билге­ләде. “Хәрби хәрәкәт­ләр зонасына ялланган сугышчыларны җибәргән илләрнең җәмәгатьчелеге анда ниләр барганын белергә тиеш. Һәм без моны үз илләре җитәк­челәренең гамәлләренә бәя бирсеннәр өчен кешеләргә җиткерәчәкбез”, – диде дәү­ләт башлыгы.

Үз чиратында, Александр Лукашенко белдерүенчә, Украинаны НАТОга өлешләр­гә бүлгәләп кабул итү тәкъ-диме – ул илнең көнбатыш өлешен Польша тарафыннан аннексияләү буенча план. “Бу – күзгә төтен җибәрү. Ук­раи­наның көнбатыш өлешен НАТОга кабул итү, Көнбатыш Украинаны Польшага кушарга омтылу. Бу – Русия гаскәр­ләренә каршы махсус опера­циядә поляклар актив катнашкан өчен түләү”, – дип аңлатты ул.

Александр Лукашенко сүзләренчә, бу планны АКШ власте хуплый. Сәясәтче билгеләвенчә, Белоруссия һәм Русия өчен Украинаны бүлгәләү мөмкин булмаган хәл. “Әгәр Украинаның көнба­тыш халкы ярдәм сораса, без, әлбәттә, ярдәм күрсәтә­чәкбез”, – дип ассызыклады ул.

Александр Лукашенко Владимир Путиннан, вакыйгалар шундыйрак үсеш алган очракта, Русиянең Белорус­сиягә ярдәм итүен сорады. Ул шулай ук Русия коллегасына республика иминлеге буенча Мәскәү позициясе өчен аерым рәхмәт белдерде.

“Мин сезгә рәхмәт әйтергә телим. Сез Белоруссиягә каршы агрессия – туган илебезгә каршы һөҗүм ул, дип бу хакта ачыктан-ачык һәм аңлаеш­лы итеп әйткән беренче кеше”, – дип билгеләде ул.

21 июльдә Президент Владимир Путин билгеләвен­чә, Украина гаскәрләре яу кырында нәтиҗәгә ирешә алмый, ә Көнбатыш кураторлары ВСУның контрһөҗүме барышыннан ачыктан-ачык канәгатьсезлек белдерә. Аның сүзләренә караганда, Киев режимына бик зур матди ресурслар: корал, танк­лар, артиллерия, бронетехника, ракеталар бирү дә, меңләгән ялланган сугышчылар һәм киңәшчеләр җи­бәрү дә ярдәм итми.

Көньяк Донецк, Артемовск һәм, беренче чиратта, Запорожье юнәлешләрендә Ук­раина контрһөҗүме 4 июньдә башланды. Киев НАТО әзер­ләгән һәм Көнбатыш техникасы белән коралланган бригадаларны сугышка ташлады, шул исәптән киң таралган “Leopard” танкларын. Русия­нең оборона министры Сергей Шойгу билгеләп үтүенчә, дошман үз максатларына бер юнәлештә дә ирешмәде, ул 26 мең хәрби хезмәткәрен, 1244 танкын һәм меңләгән берәмлек башка техникасын, 21 самолетын һәм 6 вертолетын югалтты.

Юк ителгәннәр арасында – 17 “Leopard”, 5 “АМХ” танкы һәм Американың 12 “Bradley” БМПсы, 43 берәмлек “М777” гаубицасы һәм Польша, АКШ һәм Франциядән җибәрелгән 46 үзйөрешле техника. Сугыш кырында дөрләп янучы “Leopard” танкы Көнбатышта зур резонанс тудырды, ә зур югалтулар АКШ яңа техника партияләрен ашыгыч җибәрү белән раслана.

Украинага Көнбатыш тарафыннан бирелгән танклар­ның һәм хәрби машина­лар-ның һөҗүм барышында тиз юк ителүе Киевны һәм аның союздашларын тетрән­дерде, дип яза “Wall Street Journal” гәзите.

Сергей Шойгу сүзләренчә, Көнбатыш разведкалары Русия оборонасының югары нәтиҗәлелеген һәм безнең Хәрби көчләрнең кисәтү ударларының нәтиҗәлелеген билгели.
Украина армиясе Русия ныгытмаларын җимерү өчен Америка тарафыннан тапшырылган кассета сугыш кирәк-яракларын куллана башлады, дип яза “The Washington Post” гәзите. Басма мәгълүматлары буенча, снарядлар траншеяларны юк итү өчен кулланыла. Моннан тыш, аларны Артемовск районында һөҗүм итү өчен файдаланырга мөмкиннәр.

Украина армиясенә АКШ тарафыннан кассета сугыш кирәк-яраклары җибәрү сә-бәпле, дип билгеләп үтте министр, Русия Кораллы көч­ләре шундый ук, ләкин “күпкә нәтиҗәлерәк” снарядларны кулланырга мәҗбүр булачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас