+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 август 2023, 15:48

Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә утырышын уздырды.

Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыГомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Чарада гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

- Гомумдәүләт проектлар кысаларында бездә 47 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Гомумән алганда, без алар буенча максатлы күрсәткечләргә ирешүне көтәбез. Уңышка ирешмәү куркынычы булган җирдә Хөкүмәттән кирәкле чаралар күрүне сорыйм, - диде Радий Хәбиров.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу елда төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 38,8 миллиард сум акча юнәлтелде, шул исәптән 23,9 миллиард сум - федераль бюджеттан. Утырышта катнашучылар максатлы күрсәткечләрне үтәү өчен сәламәтлек саклауда һәм мәгарифтә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру чараларын карады. Сүз, аерым алганда, яңа дәваханәләр һәм поликлиникалар төзү, шулай ук Президент программасы буенча мәктәпләрне модернизацияләү турында бара. Башкортстан Башлыгы Хөкүмәткә мөһим социаль объектлар төзелеше мәсьәләләре буенча өстәмә киңәшмә үткәрергә йөкләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас