

Дәүләт җыелышы-Корылтай холлында кунакларны күчмә медицина комплекслары, алдынгы диагностика җиһазлары белән таныштырдылар, шулай ук гамәлдәге һәм төзелүче сәламәтлек саклау объектлары, авыруларны ачыклау һәм дәвалауның алдынгы методикалары турында сөйләделәр.
- Бездә инде "Сөт кухнясы"ның җиде җитештерү цехы эшли, сигезенчесен ачуга әзерлибез. Аз керемле гаиләләрдән өч яшькә кадәрге балалар, йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары бушлай сөт продуктлары алалар. Продукция ирекле сатуда да бар, ул төбәк халкы арасында популярлык казанды, - диде Радий Хәбиров.
Русия сәламәтлек саклау министры ассызыклаганча, тармакка дәүләт ярдәме медицина эшләнмәләре, җиһазлар һәм препаратлар җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә.
- Модернизация программалары фармацевтика тармагын һәм медицина техникасы җитештерү предприятиеләрен үстерүгә зур этәргеч бирде. Без караган мобиль комплекслар Русиядә җитештерелгән. Без заманча техниканы Африка дәүләтләреннән килгән коллега-министрларга да тәкъдим иттек. Аларга Русия җиһазларын җибәрә башларбыз дип уйлыйм. Аның белән күршеләребез дә кызыксына, мәсәлән, Үзбәкстан. Биредә фармацевтика, күзәнәк технологияләре, реабилитация, протезлау программалары буенча яңа эшләнмәләр дә тәкъдим ителде. Бу юнәлешләр бүген зур үсеш ала. Минемчә, профильле предприятиеләрнең киләчәге зур, – диде Михаил Мурашко.
Фото: glavarb.ru