Русия Кораллы Көчләре махсус хәрби операция үткәрүне уңышлы дәвам итә. “Үзәк” төркеменең алдынгы команда пунктына килгән Русиянең оборона министры Сергей Шойгу дошманга аны позициядән бәреп чыгарганда алдан ук ут ачып зарарлау кирәклегенә игътибарны юнәлтте, дип хәбәр иттеләр хәрби ведомствода. “Әлеге чаралар Русия хәрби хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлегенең максималь сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – диелә министрлык белдерүендә.
Оборона министрлыгы башлыгы махсус операция зонасында “Үзәк” группировкасының алдынгы пунктын тикшерде. Анда ул төркем командующие, генерал-лейтенант Андрей Мордвичевның, штаб командирларының һәм офицерларының докладын тыңлады, алар агымдагы хәл, дошман гамәлләре һәм Русия хәрбиләренең бурычларын үтәү турында сөйләде.
Сергей Шойгу Красный Лиман юнәлешендә уңышлы һөҗүм иткән һәм отышлырак позицияләргә ия булган өчен командование һәм шәхси составка рәхмәт белдерде.
Оборона министрлыгы мәгълүматы буенча, алдагы тәүлектә Красный Лиман юнәлешендә “Үзәк” группировкасы ВСУның ике һөҗүмен кире каккан, 110нан артык украин хәрби хезмәткәрләрен, өч бронемашина, ике автомобиль һәм үзйөрешле “Акация” артиллерия җайланмасын юк иткән.
Группировка командиры Сергей Шойгуга сугышта кулга төшерелгән дошман бронетехникасының берсен – Швециядә җитештерелгән “CV90” пехота хәрби машинасын күрсәтте.
Быел 231 меңнән артык кеше Кораллы Көчләр белән контракт төзегән, дип хәбәр итте Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Русия гаскәрләрен комплектлау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.
“Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 гыйнвардан 3 августка кадәр, тулаем алганда, контракт буенча хәрби хезмәткә 231 меңнән артык кеше кабул ителгән”, – диде ул.
Дмитрий Медведев, шулай ук, контракт буенча хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгән һәм контрактчыларны акчалата тәэмин итү күләмендә дисбаланс бетерелгән, барлык Русия субъектларында да төбәк компенсация түләүләре булдырылган.
Ә Украина Кораллы Көчләрен уңышсызлык артыннан уңышсызлык сагалап тора. Аларның контрһөҗүменең уңышка ирешә алмавын төрлечә аңлатырга һәм акларга тырышалар.
Бөекбританиянең хәрби разведкасы белдерүенчә, көньякта Украина хәрби көчләренең контрһөҗүмен тоткарлаучы фактор булып сугыш кырларында үсүче куаклар, вак агачлар һәм чүп үләннәре тора. Бу хакта ведомствоның Украинадагы хәл турындагы сводкасында хәбәр ителә.
“Украинаның көньягында сугышлар кырларында үсүче куаклар, вак агачлар һәм чүп үләннәре, мөгаен, бу районда хәрби хәрәкәтләрнең акрын үсеше факторларының берсе булып тора”, – диелә сводкада.
Хәрби хәрәкәтләр күбесенчә сөренте җирләрдә бара. Бу җирләр инде 18 ай дәвамында эшкәртелмәгән килеш кала, ә җылы һәм дымлы җәй куаклар, вак агачлар һәм чүп үләннәре үсешен тизләтә, дип билгеләп үтә Британия разведкасы. Менә шулар Украина гаскәрләренә һөҗүм итәргә комачаулый икән. Юкәдә икән чикләвек. Һәм бу шаярту түгел. Бу хакта “Би-Би-Си” хәбәр итә.
Хәтта Американың киңкүләм мәгълүмат чаралары да Украина кораллы көчләренең уңышлары турында ялганлаудан туйды. CNN, “New York Times” һәм “Washington Post” Украина армиясенең уңышсызлыклары турында материаллар бастырды.
Мәгънәсез һәм рәхимсез сугыш баштан ук Вашингтон тарафыннан планлаштырылган һәм корал, кирәк-ярак белән тәэмин ителгән иде. Украина командирларын НАТОның иң яхшы стратеглары өйрәтте, солдатлар белән күнекмәләр үткәрде. Хәзер бу уңышсызлык өчен үз гаебеңнең бер өлешен булса да танырга мөмкин булыр иде. Ләкин юк, алар моны танымый.
CNN, контрһөҗүм уңышсызлыгында Украина үзе гаепле, дип сөйли. Сугышчылар анда начар өйрәтелгән, бүлекчәләр арасында хезмәттәшлек юк, бөтен җирдә бюрократия, ә командирларда “совет менталитеты”, имеш. Ләкин еллар буе вэсэушникларны НАТО инструкторлары өйрәтте түгелме соң? НАТО хәрби киңәшчеләре Украинада махсус хәрби операциягә кадәр үк барлыкка килде һәм, мөгаен, ярдәм итәргә, алардан бу явыз “совет менталитеты”н җуярга тиеш иделәр.
Күзәтүнең иң көчле системасы булган һәм бөтен нәрсәне күрүче АКШ раз-ведкасының узган айларда Русия гаскәрләренең гаять зур оборона системасын төзүен күрми калуы гаҗәп. Шуңа да карамастан, украиналыларны һөҗүмгә туп-туры мина кырлары аша куып алып киттеләр. Әйе, хәрби күзлектән караганда, бу – акылсызлык. Украина армиясе мина кырларында көненә йөзләрчә кешене югалта һәм шул ук вакытта торак пунктларын яулап алырга көче җитми, бер урында таптана.
Әмма сәяси яктан караганда, америкалылар өчен Русиянең көньяк-көнбатышында без аларны еллар буе, ә тагын да яхшырак – дистә еллар буе хәл итсен өчен проблемалар булдыру мөһим. Украиннар монда тарихи Русия территориясе эчендә зур гражданнар сугышы алып баручы сепаратистлар буларак кына кулланыла. Украина сепаратистлары бетсә, Вашингтон башкаларны “ашата” башлаячак.
“Washington Post”тагы мәкаләдә парадоксаль нәтиҗәгә киләләр: әгәр Украина контрһөҗүме тулысынча килеп чыкмаса, бу “кыю Русия” белән тынычлык турында сөйләшүләргә китерергә тиеш түгел. Кире-сенчә, вэсэушниклар җиңелгәннән соң Америка хуҗалары киләсе контрһөҗүмне оештырырга тиеш – мәсәлән, 2024 елда. Ә аннары тагын һәм тагын.
Әйе, анда җиңүгә өмет баштан ук булмаган. Аның каравы, бу конфликт Русияне көчсезләндерүне дә-вам итәчәк. Шул ук вакытта “Украинаның көнчыгышындагы тупик хәл-шартлар АКШ өчен артык кыйммәткә төшсә дә, Вашингтон өчен бу куркыныч, хәвеф-хәтәр дә, сәяси түбәнсетелү дә түгел”, – дип хәбәр итә “Washington Post”.
Бөтен дөньяга Вашингтонның украиналыларны файдалануы ачык, өстәвенә, аны экономиясез сарыф итәләр. Шунысы кызык, бу гади фикер украиналыларның үзләренә кайчан барып җитәр икән?
“Америка Кушма Штатларының Русия белән сугышы Украинаны зиратка әйләндерде”. – Мондый фикерне Пентагон башлыгының элекке киңәшчесе, полковник Дуглас Макгрегор үзенең “The American Conservative” өчен мәкалә-сендә белдерде. Ул ассызыклавынча, Вашингтон үзенең “марионеткасы” булган Украина армиясенә корал, акча, чит ил боевиклары һәм разведка мәгълүматлары белән ярдәм итүенә карамастан, ул тар-мар ителде.
Шулай ук Дуглас Макгрегор, Украинада дәваха-нәләр яралылар белән тулган, ә һәлак булган украин солдатларының гәүдәләре сугыш кырында аунап ята, дип өстәде.
Хәрби эксперт фикеренчә, Вашингтон, Владимир Путинны бәяләп бетермичә, Русия – “атом-төш коралы булган бензоколонка”, дип уйлап, зур хата ясаган. Хәзер, артык соң булганчы, Мәскәү белән солых төзергә кирәк, дип ассызыклады Дуглас Макгрегор. “Украинаның тулысынча юкка чыгуыннан котылуның бердәнбер ысулы – кичекмәстән Русия белән сөйләшүләр башлау. Әгәр бу бүген эшләнсә, Украинадан ни дә булса сакланып калачак”, – диде ул.
Элегрәк Дуглас Макгрегор, Украинадагы конфликтта Америка солдатларының катнашуы АКШны тоталь юк итүгә китерәчәк. Русия конфликтта җиңүгә ирешү өчен катнаша, чөнки аның өчен бу яшәү һәм үлем мәсьәләсе, ә АКШ бу хәлгә хобби буларак карый, дип белдергән иде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.