22-24 августта Йоханнесбургта (ЮАР) узган БРИКСның XV саммиты тарихка Көнбатыш гегемониясен бетерү, яңа эра башлау һәм яңа дөнья яшәешен төзү турындагы мәсьәләне кабыргасы белән куйган вакыйга буларак кереп калачак, дип әйтергә мөмкин. Русиягә “коллектив Көнбатыш” тарафыннан игълан ителгән рәсми сугыш һәм үзенең “демократик” диктатурасын коткарып калу өчен элекке гегемоннар тарафыннан ташланган гаять зур икътисади һәм сәяси ресурслар фонында күп илләр үз сайлавын яңа көч үзәге һәм дөньяда килешеп яшәүнең яңа кагыйдәләре файдасына ясады.
Саммит нәтиҗәләре арасында берничә төп мәсьәләне күрсәтергә кирәк. Беренчесе: БРИКСны үстерү һәм киңәйтү турында принципиаль карар кабул ителде. Моның өчен нигезләмәләр һәм принциплар бәян ителгән документ эшләнде, шулай ук берләшмә әгъзасы булырга теләүче илләрнең гаризаларын карау процесслары БРИКСны бөтен дөнья буйлап динамик рәвештә җәелергә, үз йогынтысының тиз артуына сәләтле ачык системага әверелдерә.
БРИКС лидерлары оешманы берьюлы ике тапкыр арттырырга карар кылды: аның сафларына Аргентина, Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия кабул ителде. БРИКС әгъзаларының рәсми статусы бу илләр өчен Русия БРИКСка рәислек иткән беренче көннән, 2024 елның 1 гыйнварыннан башланачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: саммит башланган вакытта БРИКСка керүгә 20гә якын ил рәсми гариза биргән, ә оешмага керүгә барлыгы 40тан артык дәүләт кызыксыну белдергән иде. Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди сүзләренчә, БРИКСка яңа әгъзаларны кертү оешманы ныгытачак һәм берләшүгә яңа үсеш динамикасы һәм көч бирәчәк, шулай ук күп кенә илләрнең тынычлык урнаштыру мөмкинлегенә ышанычын ныгытачак.
Шуны да искә төшерү файдалы булыр: үз вакытында БРИКСны оештыру Көнбатышта мыек астыннан елмаю һәм мыскыллаулар белән каршы алынган иде. Мәсәлән, 2013 елда Карнеги фонды доклад бастырды, анда, Көнбатышка һич тә борчылырга кирәкми, чөнки БРИКС дөньяга бернинди дә яңа, масштаблы һәм җәлеп итүчән нәрсә тәкъдим итә алмаячак, дип бәян ителгән иде.
Ләкин Көнбатыш сәясәтчеләренең фаразлары дөрес булып чыкмады. БРИКС – Җир шары территориясенең 36 проценты, бөтен халыкның 45 проценты, дөньякүләм сәнәгать җитеш-терүенең 38,3 проценты, нефть һәм газ яткылыкларының яртысы диярлек, шулай ук барлык җитештерелгән азык-төлекнең яртысы. Ягъни БРИКС барлык параметрлар буенча диярлек G7не узып китә, ә анда иң алга киткән җиде ил керә. Башкача әйткәндә, тулаем алганда БРИКСка Көнбатыштан берни дә кирәкми, ә Көнбатышка БРИКСтан – барысы да кирәк.
Икенчесе: саммитта үзара исәп-хисапларның эчке системасын булдыру турында соңгы карар кабул кылынды һәм доллардан тулысынча баш тартуга курс игълан ителде. Якын планнарда БРИКСның гомум финанс берәмлеген булдыру, нинди дә булса катнашучы илнең алтын валюта резервларын кискен кыскарту очрагында үзара ярдәм итү өчен валюта резервлары пулын булдыру, эшчәнлекләрендә тагын 15 ил катнашырга теләгән БРИКС үсеш банкының мөмкинлекләрен киңәйтү, үзара исәп-хисапларда милли валюталар өлешен кардиналь арттыру, финанс хәбәрләрен тапшыруның бердәм системасын да (SWIFT аналогы) кертеп, милли валюталар нигезендә түләү инструментларын һәм платформаларын эшләтеп җибәрү һәм башкалар.
Русия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, доллардан баш тарту процессы кире кайтмаслык булып көчәя. Көньяк Африка Республикасындагы БРИКС саммиты карары белән Америка долларына Моцартның матәм мессасының беренче аккордлары яңгырады.
“Алтын миллиард дип аталган илләр элекке бер полярлы дөньяны саклау өчен барысын да эшли. Ул аларны канәгатьләндерә, алар өчен отышлы. Алар халыкара хокук системасын беркем дә күрмәгән, әйтергә кирәк, табыш алу максатына нигезләнгән һәм агымдагы сәяси конъюнктурага ярарга тырышучы аерым илләр мәнфәгатьләренә туры китереп, теләсә кайчан һәм теләсә ничек үзгәреп торучы кагыйдәләргә нигезләнгән тәртип белән алыштырырга омтылалар”, – диде Владимир Путин
Русия Президенты Украинадагы хәлләргә карата да үз фикерен белдерде.
“Мәскәү һәрвакыт халыкларның үз үсеш моделенә хокукларын хөрмәт итү өчен чыгыш ясады, ләкин кайбер илләр үз өстенлекләрен пропагандалый һәм неоколониализм сәясәтен үткәрә. Аларның гегемонияне саклап калу омтылышы Украинада авыр кризиска китерде.
Көнбатыш Киевтагы властьны үзгәртергә ярдәм итте, ә халыкның бер өлеше моңа каршы чыккач, Украинаның яңа җитәкчеләре аларны юк итәргә кереште. Украинада безнең гамәлләр бер генә нәрсә белән аңлатыла – Донбасста яшәүче кешеләргә каршы АКШ һәм Көнбатыш тарафыннан башланган сугышны туктату. Без БРИКС буенча хезмәттәшләребезгә рәхмәтле, алар бу хәлне туктатырга һәм тыныч чаралар белән гадел җайга салуга ирешергә омтылуда нәтиҗәле катнаша”, – диде Президент.
БРИКС саммитының иң төп нәтиҗәсе – Русиянең ачыктан-ачык сәяси триумфы, дип билгели белгечләр.
Иске дөнья тәртибенә ялгызы гына каршы чыккан Русия, Көнбатышның иң көчле коллектив хәрби көчләренә каршы берүзе сугышучы илебез глобаль бергәлек алдында яңа дөнья лидерларының һәм архитекторларының берсе булу хокукын исбатлады. Беркем дә җиңелүче як флаг астына басарга омтылмый: Русиягә каршы санкцияләрне игътибарсыз калдыру, үзара товар әйләнешенең үсеше, илебезнең БРИКС рәисе итеп 2024 елга бертавыштан сайлануы, Казанда оешманың киләсе саммитын үткәрү һәм оешмага кушылырга теләүчеләрдән чират барлыкка килү – болар барысы да дөнья илләренең кемгә ставка ясаганын ачык күрсәтә.
Көньяк Африка Республикасындагы саммит – дөньяның күпполярлы моделен ныгытуда алга таба зур адым, дип саный Европа һәм халыкара тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары Дмитрий Суслов. “20дән артык дәүләт БРИКС белән кызыксына, бу дөньядагы күпчелек илләрнең Америка яклы һәм гегемонистик институтлардан бик нык арыганлыгын күрсәтә, алар соңгы вакытка кадәр дөнья сәясәтендә өстенлек алды, – дип ассызыклый эксперт. – Бу шартларда оешманы киңәйтү – бик зур алга китеш”.
Башка карарлар да мөһим, аерым алганда, доллардан баш тарту чаралары. Бу Русия мәнфәгатьләрендә, чөнки партнерлар белән икътисади мөнәсәбәтләрне сакларга, АКШ һәм аның иярченнәренең санкцияләре нәтиҗәлелеген тагын да йомшартырга мөмкинлек бирәчәк.
Шул ук вакытта БРИКС – Көнбатыш сәяси модельләренә альтернатива гына түгел, ә дөнья күпчелегенең авангарды да. “Бу, шулай ук, Русия мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә. БРИКС рәсми рәвештә 11 катнашучыга кадәр үсәчәк киләсе елда оешмада Русия рәислек итәчәк. Бу автоматик рәвештә ике яклы элемтәләрнең ныгынуын аңлата. Әгәр Көнбатыш Русияне изоляцияләргә омтылса, хәзер кире процесс башланачак”, – ди Дмитрий Суслов.
Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш Русиянең мөмкинлекләрен, көчен күрә. Яңа, тотрыклы, гадел дөньяга өмет уянды, анда барысының да мәнфәгатьләре исәпкә алыначак һәм һәркем өчен үз юлы белән үсеш хокукы хуплана.
Көнбатышның Русиягә каршы сугышы һәм БРИКС каршылыгы – “үлем куркынычы” белән чолгап алынган элекке гегемоннарның агониясе. Алар моңа бөтен көч-куәтен сала, ләкин сугыш, деградациядән, сәяси һәм икътисади диктатурадан башка, дөньяга бернәрсә дә бирә алмый. Русия ягында: дөреслек, гаделлек һәм корычтай нык ихтыяр көче, димәк, җиңү безнең якта булачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.