+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2023, 21:24

96 яшьтә дә сайлауларны калдырмый!

Яңавыллар тавыш бирүдә актив катнаша

96 яшьтә дә сайлауларны калдырмый!
96 яшьтә дә сайлауларны калдырмый!

Яңавыл районында иртәнге җидедән алып барлык 48 сайлау участогы да ачылды, аларның 15е - Яңавыл шәһәрендә, ә калган 33е район авылларында урнашкан. Яңавылда 21 051 сайлаучы булса, авылларда 13969 сайлаучы теркәлгән, аларны сайлау участокларында сәгать тугызга кадәр көтәләр. Халык тавыш бирергә актив килә.

Яңа Артавыл авыл советына караган Вәрәш авылындагы 3427нче сайлау участогына тавыш бирергә 96 яшьлек Сәвия Борһанова килде.

- Беркайчан да сайлауларны калдырмадым, бүген дә тавыш бирергә килдем, чөнки илебез язмышы, һәрберебезнең язмышы шушы сайлауларга бәйле. Үз аягым белән килә алуыма шатланам,  - ди тыл ветераны.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Яңавыл районы.

Рәсемдә: 96 яшьлек ветеран сайлауларда.

 

#БашкортостанВыборы2023

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: