+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 сентябрь 2023, 08:50

Беркем дә читтә калмый

Кырмыскалы районында бүген иртәнге сәгать 8дә 49 сайлау участогы эшен башлады. Район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә бәйрәм рухы тантана итә: мөһим вакыйга уңаеннан мәдәни һәм спот чаралары үтә. Сайлау участокларында да җанлылык күзәтелә.

Беркем дә читтә калмыйБеркем дә читтә калмый
Беркем дә читтә калмый
Шулай, район үзгенең Физкультура-сәламәтләндерү комплексында урнашкан 2289нчы сайлау участогында иртәнге сәгатьтән үк сайлау җанлы бара, халык килә, киләчәк өчен үз тавышын бирә.
 
Бу участокта бер меңнән артык кеше теркәлгән. Сайлау участогы секркетаре Лилия Вәлиева билгеләвенчә, 7 кеше алдан ук тавыш биргән, әлеге вакытка сәламәтлеге буенча сайлауга килә алмаган 7 кешедән гариза кабул ителгән. Участок вәкилләре аларның өйләренә барачак.
Гадәттә, өлкән буын вәкилләре үзләренең граждалык бурычын үтәүгә бик җаваплы карый. Шуңа әлеге сайлау участогында иртәнге вакытта пенсия яшендәгеләр аеруча күп иде. Мәсәлән, мәгариф ветераны Әлфия Мөфтәхетдинова күптән инде хаклы ялда булса да, район тормышында актив катнашып яши. Үзе әйтүенчә, бер генә сайлаудан да ул читтә калганы юк.
 
- Сайлау – ул безнең үзебез, илебез өчен бик зур вакыйга. Без киләчәгебезне сайлыйбыз, депутатларга зур ышанычлар баглыйбыз һәм һәрвакыт яхшыга өмеләнеп яшибез. Сайлау участогында үземнең бихисап укучыларымны да очраттым. Илебезгә үз Ватаннарын сөя белгән лаеклы буын тәрбияләүдә минем дә өлешем булуы белән мин бик бәхетлемен, - ди Әлфия Шәрәфислам кызы, үз тавышын биреп чыкканнан соң.
Аның танышы Флизә Мөхәммәтҗанова да, 84 яшь булуына карамастан, сайлау участогына үзе килгән. Балалары белән бергә барырга сөйләшсәләр дә, түзеп тора алмаган, иртән үк үз бурычын үтәп кайтырга карар иткән. Барлык хезмәт биографиясе урындагы колхоз белән бәйле булган хезмәт ветеранының мондый сәяси вакыйгалардан читтә калганы юк.
 
- Мин һәрвакыт тавыш бирергә киләм. Иң мөһиме – сугыш тәмамлансын, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез исән-имин туган якларына кайтсын, дөньяларыбыз тыныч, имин булсын, - ди Флизә Харрас кызы.
 
Яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый. Иртәнге сәгатьләрдә сайлау участогында студентларны да очратырга мөмкин булды. Шулай, Уфа дәүләт нефть университеты студенты Илнар Ямалетдиновның тормышында бу инде беренче генә сайлау түгел. Яшьләр һичшиксез сайлауга килергә, үз фикерен белдерергә тиеш, - дип исәпли егет.
 
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас