+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2023, 16:50

“Беркем дә сәясәттән читтә була алмый”

Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш дәвам итә. Партияләрнең сайлау алды штаб вәкилләре белән брифинглар үтә.  

“Беркем дә сәясәттән читтә була алмый”
“Беркем дә сәясәттән читтә була алмый”

“Бердәм Русия” партиясе вәкиле Руслан Насретдинов сайлау шартларының уңайлы оештырылган булуын билгеләде.

Сайланырга теләгән кеше иң беренче сыйфатта нинди булырга тиеш? Руслан Насретдинов фикеренчә, аңа иң беренче сыйфатта эмпатия хас булырга тиеш. Кешеләрнең хәленә керә белүче генә халык мәнфәгатьләрен кайгырта ала.

“Справедливая Россия” вәкиле сайлауларда зур булмаган тайпылышлар күзәтелүен билгеләде, ләкин алар барысы да вакытында төзәтелеп бара.

“Беркем дә сәясәттән читтә була алмый” — бу “Родина” партиясе вәкиле фикере. Ул шулай ук сайлауларда күзәтүчеләрнең мөмкинлекләрен арттырырга кирәклеге турында да әйтеп китте.

Һәр партия вәкиле кешеләрне сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Матбугат үзәгендә брифинглар, очрашулар, фикер алышулар дәвам итә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: