+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2023, 17:47

Сайлаудан соң - бәйрәмгә

Краснокамалылар сайлауны көзге уңыш бәйрәме белән бергә үткәрә.

Сайлаудан соң - бәйрәмгә
Сайлаудан соң - бәйрәмгә

Районның  барлык 37 участогы да бүген иртәнге җидедән ачылды. Краснокама халкы сайлауларда актив катнаша. Районда сайлау участоклары ачылуга барлыгы 20 978 тавыш бирүче теркәлгән.

Район үзәгенең 2382нче санлы сайлау участогында район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев тавыш бирде. Район башлыгы бирегә килүчеләр белән аралашырга да вакыт тапты. Сайлауларга килгән  хезмәт ветераннары Зикаф Гомәров, Тәлгать Шәйхетдинов белән район, ил хәлләре турында сөйләшеп алды, хәлләрен белеште.

Сайлаучыларның күбесе участокларыннан турыга район мәдәният йорты каршында оештырылган Көзге уңыш бәйрәменә юнәлде. Биредә төрле конкурслар, шигырь бәйрәме, балалар өчен уеннар оештырылган иде. Кыскасы, халык бу көнне сайлаулардан соң рәхәтләнеп ял да итте, күңел дә ачты.

Районның барлык авылларында да сайлауларда краснокамалылар актив тавыш бирә.

- Район үзәгендә бүген бәйрәм үтә, шуңа тиз генә авылда тавыш бирдек тә, бәйрәмгә киттек. Тормыш иптәшем Урал Нәсим улы белән сайлауларга балаларны да алып барырга тырышабыз, бу үзенә күрә патриотик тәрбия дә, илебез гражданнарының үз фикере, үз тавышы бар икәнен белеп үсеннәр, - ди Яңа Кабан авылында яшәүче Гөлнара Шөгаепова.

Иске Мошты авылында яшәүче Нәсим Ягафәров та, өлкән яшьтә булуына карамастан, сайлауда катнашты. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары 94 яшьлек хезмәт ветеранының йортына килде.

- Сайлаудан бер ел да торып калганым юк, аяклар йөргәндә сайлауга үзебез бара идек. Хәзер менә йортка киләләр, тавыш бирми калмыйм, - ди Нәсим Сәлимҗан улы.

Гөлнара Гыйлемханова.
Краснокама районы.
Рәсемдә: 94 яшьлек ветеран Нәсим Ягафәров тавыш бирә.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: