

Америка гражданлыгыннан баш тарткан Джефф Монсон 10 сентябрьдә узган сайлауларда җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты булды.
Монсон «Бердәм Русия» партия исемлегендә 5нче урынны биләгән. Ул 10 сентябрьдәге сайлау нәтиҗәләре буенча Корылтайда 110 урынның 87чесен алган.
Исегезгә төшерәбез, Джефф Монсон - 2018 елдан Русия гражданы. Радий Хәбиров аны Башкортстанга чакырды һәм балалар спортын үстерүен сорады. Башкортстан башкаласында Джефф джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты. Күптән түгел ул республикада мөмкин кадәр күбрәк бушлай спорт мәктәпләре булдырырга ниятләвен белдерде.
Фото: sportrbc.ru