

Конференциянең көн тәртибендә ике мәсьәлә булды: җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлау нәтиҗәләре һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе кандидатурасы турында.
Конференциядә катнашучыларны Радий Хәбиров сәламләде, ул “Бердәм Русия” Дәүләт җыелышына сайлауларда сайлаучыларның 68,9 процент тавышын алып, ышанычлы җиңү яулавын билгеләп үтте.
"Әлбәттә, бу югары нәтиҗә. Аның узган сайлаулар белән чагыштырганда югарырак булуы мөһим, бу безнең партиянең эш динамикасын күрсәтә. Барыбызны да бу ышанычлы җиңү белән котлыйм! Бу җиңүнең сәбәбе яхшы аңлашыла. Безнең партиянең алдагы эш вакыты катлаулы чорга туры килде: ковид, СВО, санкцион басым. Бу вакытта партия кешеләр белән янәшә булды, аларга реаль ярдәм күрсәтте. Кешеләр моны күрә һәм белә. Бу - безнең төбәк бүлекчәсенең зур хезмәте. Ул безгә якындагы 5 елда республика белән ышанычлы идарә итәргә мөмкинлек бирә. Иң яхшы сүзләр - Дәүләт җыелышының алдагы составы адресына. Катлаулы карарлар кабул итәргә кирәк булган чорда без аларны бергә эшләдек. Киләчәктә дә шулай булыр дигән өметемне белдерәм. Әмма сайлауларда без әйткән вәгъдәләрне дә үтәр вакыт җитте. Алда күп бурычларны хәл итәргә кирәк, әмма алдагы эш чоры моны гади булмаган шартларда да эшли алуыбызны күрсәтте", - дип билгеләде ул.
Радий Хәбиров Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе вазыйфасына Константин Толкачевны тәкъдим итте.
- Бу тулысынча уйланылган карар. Мин Константин Борисовичка бу вазыйфада эшләүне сорап мөрәҗәгать иттем. Безнең Дәүләт җыелышы-Корылтай башында, төрле мәнфәгатьләрене яклаучы, депутатларның абсолют ышанычыннан, халкыбызның ихтирамыннан һәм ышанычыннан файдаланучы кеше кирәк. Константин Борисович - зирәк һәм көчле җитәкче, ул Дәүләт җыелышының бердәм эшен оештырыр дип ышанам, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
"Бердәм Русия" Генераль советы секретаре Андрей Турчакның сәламләвен, конференция делегатларын сайлауларда ышанычлы җиңү белән котлавын Олег Димов укып ишеттерде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе вазыйфасына кандидатуралар альтернатив нигездә тәкъдим ителде. Конференция делегаты һәм депутат Рөстәм Ахунов бу постка республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе, шулай ук парламент депутаты итеп сайланган Фәрит Гомәровны тәкъдим итте.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары күпчелек тавыш белән Константин Толкачев кандидатурасын хуплады. Хәзер җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышында "Бердәм Русия" фракциясе аны депутат корпусы тарафыннан раслау өчен тәкъдим итәчәк. Константин Толкачев, күрсәткән ышаныч өчен, депутатларга рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, конференция кысаларында партиянең актив әгъзалары күпьеллык хезмәтләре һәм партия төзелешендәге уңышлары өчен «Бердәм Русия»нең 20 еллыгына истәлекле медальләре белән бүләкләнде.
Фото: "Башинформ".