+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 сентябрь 2023, 16:34

Киләчәккә өстенлекләр билгеләде

"Бердәм Русия" партиясе Дәүләт думасының көзге сессиясенә үз эшенең өстенлекләрен билгеләде.

Киләчәккә өстенлекләр билгеләдеКиләчәккә өстенлекләр билгеләде
Киләчәккә өстенлекләр билгеләде

Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциягә, хәрби хезмәтләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру мөһим бурыч булып тора.

- Бергәләп Донбасска 95 гуманитар конвой җибәрдек. Бу эштә эшкуарлар, волонтерлар, республиканың битараф булмаган кешеләре катнаша. Моннан тыш, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә федераль һәм республика ярдәме чараларының үсеш алган системасы гамәлдә, — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Партия беренче чиратта Русия Кораллы Көчләре белән контрактлар төзегән иреклеләрне дәүләт страховкалау механизмы турында закон проектын караячак.

1 октябрьгә кадәр хХөкүмәт Дәүләт Думасына якындагы өч елга федераль бюджет проектын кертәчәк. Документта партия халык программасының барлык социаль нигезләмәләре салынган. Дәүләт думасында партия фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев сүзләренчә, 2024-26 елга бюджетта барлык социаль йөкләмәләр артачак.

Мәшгульлек турында закон проекты эшсезлекне профилактикалауда һәм легаль булмаган мәшгульлеккә каршы торуда ярдәм итәчәк. Закон проектында үзмәшгульлек һәм платформалы мәшгульлек төшенчәләре барлыкка киләчәк. Моннан тыш, ул инвалидларны эшкә урнаштырганда эш бирүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас