+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 сентябрь 2023, 05:10

Таулы Карабах тарихында яңа бит

Азәрбайҗан “конституцион тәртипне тергезү операциясе” нәтиҗәсендә территорияне үзенә кайтарды.Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Русия Президенты Владимир Путиннан Карабахта Русия тыныч­лык урнаштыручыларының һәлак булуы өчен гафу үтенде, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте. “Илһам Алиев гафу үтенде һәм Русия тынычлык контингенты хәрби хезмәткәрләренең 20 сентябрьдә Карабахтагы фаҗигале үлеме уңаеннан тирән кайгы белдерде. Килеп чыккан хәлне җентекләп тикшерү уздырылачагын һәм барлык гаепле кешеләрнең тиешле җәзага тарттырылачагын ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә ике илнең генераль прокуратуралары тыгыз элемтәдә тора. Азәрбайҗан Президенты, шулай ук, һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде”, – диелә Кремль сайтындагы хәбәрдә.

Таулы Карабах тарихында яңа битТаулы Карабах тарихында яңа бит
Таулы Карабах тарихында яңа бит
Яклар Русиянең тынычлык контингенты ярдәмендә Карабахта хәрби хәрәкәтләрне тулысынча туктату турында килешүләрне эзлекле рә­вештә тормышка ашыру мөһимлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, Владимир Путин һәм Илһам Алиев киләчәктә хәлне тотрыкландыру һәм төбәктәге гуманитар проблемаларны хәл итү буенча адымнар турында фикер алыштылар.

Карабахта Русиянең тыныч­лык урнаштыручылары һәлак булу уңаеннан Баку кайгы уртаклашты, ә Ереван дәшми. Безнең яугирләр качакларны эвакуацияләгәннән соң кире кайтканда ут астына эләккән, ягъни алар, гомер-л­әрен куркыныч астына куеп, кеше­ләрне үлемнән коткарган. Гражданнарны гына түгел – өч ел элек, 2020 елгы Карабах сугышы вакытында, Русия меңләгән әрмән хәрби­ләрен юк ителүдән коткарды.

Хәзер инде ышанычлы итеп әйтергә мөмкин: Таулы Карабах республикасының озак, канлы һәм фаҗигале тарихы үзенең закончалыклы финалына якынлаша – биредә яшәүче әрмәннәр Баку каршында капитуляция игълан итте. Закончалыклы дип әйтергә төпле нигез бар, чөнки Әрмәнстан җитәкче­легенең барлык эш-гамәл­ләре нәкъ менә шундый финалга китерде.

Азәрбайҗан уздырган “конституцион тәртипне тер­гезү операциясе”, шул ук “террорчылыкка каршы чикләнгән операция” нәти­җәсендә Карабах әрмәннә­ренең кораллы көчләре җитди югалтулар кичерде һәм бу озак еллар җәфа чиккән территориянең килә­чәге турында рәсми сөйлә­шүләр уздыру һәм Карабахны Азәр­байҗан власте системасына реинтегра­цияләү турында килешүгә ирешелде.

Русиянең тынычлык урнаштыручылары киеренкелекне киметүдә, кан коюны туктатуда һәм биредәге халыкны яклауда төп рольне уйнады. Аерым алганда, Степанакерт аэродромы районында урнашкан тынычлык урнаштыручылар базасында 2260тан артык качак җыелды, шулар­ның 1049ы – балалар. Безнең солдатлар аларның иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшләде, һәм Азәрбайҗан хәрбиләре һәм власте адресына ноталар җибәрделәр.

Ереванда чит илләр “режиссерлары” тарафыннан оештырылган фетнәләр кысаларында безнең ил илчелеге алдында берничә тапкыр Русиянең Карабахны якламавы, Әрмәнстанга хыянәт итүе, күп гасырлык тугандашлык җепләрен өзүе һәм, гомумән, Азәрбайҗан һәм Төркия җитәкчеләре Илһам Алиев һәм Рәҗәп Тайип Эрдоганга сатылуы турында гаепләү­ләр яңгырады.

Фетнәне оештыручы ке­шеләргә аңлату бик кыен һәм мөмкин дә түгел. Таулы Карабах темасы белән тыныш түгел кешеләргә аңлату өчен берничә мисал китерү дә җитә.
2022 елның октябрендә Прагада Евросоюз эгидасы астында саммит узды, анда Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан үзләренең БМО Уставын һәм БДБның Алма-Ата декларациясен тануын расладылар. Гадирәк итеп әйткәндә, ике ил дә элекке совет республикалары чикләрендә бер-берсенең территориаль бөтенлеген һәм суверенитетын таныдылар, ә элекке совет республикалары чикләре кысаларында Таулы Карабах Азәрбайҗан ССРның бер өлеше иде. Һәм бу саммитта Владимир Путин түгел, ә Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян Таулы Карабахның Азәрбайҗан территориясе булуын раслады.

2023 елның маенда Брюссельдә Евросоюз эгидасы астында тагын бер саммит узды, анда бу мәсьәлә кабат тикшерелде һәм тагын Таулы Карабахның Азәрбай­җанныкы булуы ике ил һәм аларның лидерлары тарафыннан теркәлде.

Теләсә нинди караштан (юридик яктан да) чынлыкта Әрмәнстан җитәк­челегенең фатыйхасы белән Азәр­байҗан үз терри­тория­сендә эш итә һәм үзенең эчке мәсьәләләрен хәл итә булып чыга.

Ә Карабахта Русия тыныч­лык урнаштыручыларының һәм Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендәге базада Русия хәрбиләренең булуының асылы нәрсәдә? Аларны хәзер Еревандагы кайбер көчләр Азәрбайҗанның үз терри­ториясендә конституцион тәртипне урнаштыруга каршылык күрсәтмәүдә гаепләргә тырышалар...

Исегезгә төшерәбез: өч яклы килешү кысаларында Русия тынычлык урнаш­тыручыларының статусы күзәтүче буларак билгеләнгән һәм алар килешүнең яклар тарафыннан үтәлешен күзәтә. Никол Пашинян тарафыннан Таулы Карабах­ны Азәр­байҗан территориясе дип таныганнан соң аларның статусы билгесез. Русиянең тынычлык урнаштыручыларыннан башка сыймаслык гамәлләр таләп итү – бу ахмаклык кына түгел, ә йөз процент провокация.

Гюмридагы Русия хәрби базасы, гомумән, башка функцияләр башкара. Русия һәм Әрмәнстан килешүе буенча ул әлеге республика территориясен турыдан-туры якларга чакырылган, һәм Әрмәнстанның рәсми терри­ториясеннән читтәге эш-гамәлләр аның җаваплылыгы зонасына керми һәм керә алмый. Шул рәвешле Таулы Карабах белән хәл Әрмән­стан җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән ОДКБ йөкләмәләрен үтәүгә берничек тә кагыла алмый. Әрмәнстан терри­ториясенә беркем дә һөҗүм итмәгән һәм аның территориаль бөтенлегенә беркем дә янамый, димәк, ОДКБның ярдәм итмәве турында сүзләр дә урынлы түгел.

Әрмәнстанның хәзерге җитәкчелегенең Русиядән читләшүе һәм АКШ, НАТО һәм Евросоюз белән ныклы дуслык урнаштыру буенча эш-гамәлләрен аерым бил­геләп үтәргә кирәк. Әрмән­стан территориясендә Пентагон белән хәрби өйрә­нүләр үткәрү (Азәрбайҗан операциясе башланган көнне тәмам­ланды), ә ОДКБ кысаларындагы хәрби күнек­мәләрдән баш тарту һәм Никол Пашинянның хәләл җефе­тенең Киевка ниндидер саммитка баруын искә төшерү дә җитә.

Карабахны Азәрбайҗанга бирергә Никол Пашинянны аның “иң яхшы яңа дуслары” этәргән булу ихтималлыгы бар. Монда бу елларда үз мандаты кысаларында эш иткән Русиянең кысылышы юк, ул үзенең союздаш йөк­ләмәләрен арттырып үтәде.

Ләкин ташлар сибелгән, ә аларны киләсе буын Карабах әрмәннәренә җыярга туры киләчәк, аларның күбесе инде үз ата-баба­ларының туган җир­ләрен беркайчан да күрмәячәк. Аларның фаҗи­гасен уртаклашабыз, ул безгә бер сәгать эчендә синең ата-бабаларың тудырган нәрсә­ләрнең ничек җимерелергә мөмкин булуын искә төшерә. Бу күпләр өчен, шул исәптән берничә урындыкта берьюлы утырырга яратучылар өчен, бик яхшы сабак, акро­бат­ларның урыны циркта икәнен онытырга ярамый.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас