“Президент Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән Русиянең яңа истәлекле датасын 30 сентябрьдә билгеләү турында закон Дәүләт думасы тарафыннан өстенлекле тәртиптә кабул ителде. Барлык фракцияләр дә бу карарны бертавыштан хуплады”, – дип билгеләде Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Ул ассызыклавынча, бу төбәкләрдә яшәүчеләр күп еллар дәвамында туган телдә сөйләшүне, үз тарихын, динен, мәдәниятен кыю рәвештә яклады. “Алар Русия белән бергә булуны сайлады, – диде спикер. – Алар туган йортларына кайткан көн халык хәтерендә мәңгегә сакланырга тиеш!”
“2022 елның 30 сентябре Русия Федерациясенә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе ил субъектлары хокукында кабул ителгән көн буларак иң яңа тарихка керәчәк. Әлеге вакыйга атап үтелгән республикалар һәм өлкәләр территориясендә яшәүче халыкларның тарихи уртаклыгына нигезләнгән, миллионлаган кешеләрнең ихтыяр белдерүе, аерылгысыз хокукларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе һәм үзләренең сәяси статусына читтән тыкшынмыйча, икътисади, социаль һәм мәдәни үсешен тормышка ашыруны сайлавы булып тора”, – диелә документның аңлатма язуында.
– Русиянең яңа төбәкләре – хәзер махсус хәрби операциянең төп казанышы, һәм без моның нигезендә дәүләт идеологиясе төзергә тиеш. Ышанам, бераз соңрак милли бәйрәм, илебез 9 майда киң колач белән билгеләп үтелгәнгә охшаш Җиңү көне дә булачак, әмма арадаш нәтиҗәләрне дә бәйрәм итәргә кирәк. Ә Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләрне чын күңелдән аларның хәзер һәм мәңгегә тату, бердәм Русия гаиләсендә булуы белән котлыйм, – диде Дәүләт думасының Оборона буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Журавлев.
– Яңа төбәкләрдә референдум узуга бер ел вакыт үтте, анда яшәүчеләр үз язмышын аңлы рәвештә хәл итте. Республикалар һәм өлкәләрнең миллионлаган халкы үз карары белән безнең киләчәгебез һәм үткәнебез уртак булуын тагын бер кат исбатладылар. Бу безнең иң яңа тарихыбызда борылыш мизгеле, дип саныйм, ул, һичшиксез, ел саен аның турында искә төшерергә лаеклы көн, – диде Дәүләт думасы депутаты Сергей Алтухов.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 30 сентябрендә Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне – Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин, сенаторлар, парламентарийлар һәм ил төбәкләре җитәкчеләре катнашты.
– Хөрмәтле Русия гражданнары, Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр, Дәүләт думасы депутатлары, Русия сенаторлары! Сез беләсез, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар узды. Аларга йомгак ясалды. Нәтиҗәләр билгеле. Кешеләр үз сайлавын ясады, – диде Владимир Путин. – Бүген без Русия составына Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье өлкәсен һәм Херсон өлкәсен кабул итү турындагы килешүләргә кул куябыз. Ышанам ки, Федераль җыелыш Русиядә дүрт яңа төбәк, Русия Федерациясе субъектлары оешуын хуплар дип ышанам, чөнки бу – миллионлаган кешенең ихтыяры.
Русия составына яңа дүрт төбәкнең керүе – БМО уставында теркәлгән аларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнешкә хокукы, дип белдерде Владимир Путин.
– Һәм бу, әлбәттә, аларның БМО уставының беренче мәддәсендә беркетелгән аерылгысыз хокукы, анда халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнеш принцибы турында турыдан-туры әйтелгән. Кабатлап әйтәм: бу – кешеләрнең аерылгысыз хокукы. Ул безнең тарихи бердәмлеккә нигезләнгән, – диде Владимир Путин.
Президент Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре иминлеген тәэмин итәргә кушты, “хәзер алар безнең Ватаныбызның барлык республикалары һәм өлкәләренең ярдәмен тоячак”, диде.
– Донбасста яшәүчеләр сигез ел дәвамында геноцидка һәм утка тотуга дучар ителде. Ә Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә халыкка бөтен урысларга карата нәфрәт уятырга омтылдылар. Ләкин алар сынмады. Көнбатышта Киев хакимиятенең чын хуҗаларының мине ишетүләрен телим: Донецк һәм Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре кешеләре – безнең гражданнар. Мәңгегә! – диде Владимир Путин. – Без Киев режимын кичекмәстән бу территорияләрне утка тотуны туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына утырырга чакырабыз. Күп тапкырлар әйткәнчә, без моңа әзер. Без Донецк, Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре халыклары сайлавын гамәлдән чыгармыйбыз. Русия аларны сатмаячак.
Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.
Исегезгә төшерәбез: Русия составына керү турындагы референдумнар 2022 елның 23-27 сентябрендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узды. Барлык территорияләрдә дә халыкның күпчелеге Русия составына керүне хуплады. Хәзер Русия Федерациясендә дүрт яңа субъект барлыкка килде.
Тантанада катнашкан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә кабул ителгән карарларның тарихи әһәмиятен билгеләп үтте һәм Донбасс белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
“Сез референдум нәтиҗәләрен һәм бүгенге вакыйганы ничек бәялисез?” – дип сорадылар республика җитәкчесеннән.
“Күпләр өчен бу – бик мөһим шәхси, эмоциональ карар. Мин 2014 елдан бирле Русия составында булу өчен көрәшкән кешеләрне беләм. Бүген мин аларның күбесен залда күрдем, – диде Радий Хәбиров. – Чынлыкта, илебез тарихында һәм әлеге дүрт территориядә яшәүче кешеләр өчен бу иң чагу вакыйгаларның берсе булды, дип саныйм. Бүген алар бөек держава составына керде. Иң мөһиме – алар моның өчен көрәште. Тарихи гаделлек җиңде”.
Хәбәрче: “Донбасс белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр ничек үсешә? Бу хезмәттәшлекнең перспективалары нинди?” дигән сорау да бирде.
“Бу мөнәсәбәтләргә бер ел гына түгел. Кырым вакыйгаларына кадәр үк без үзара хезмәттәшлек иттек – мәктәпләр, предприятиеләр белән эшләдек. 2014 ел яңа үсеш этапларын билгеләде. 2014 елдан республикабыз Донбасска ярдәм итә. Без Луганск Халык Республикасына аерым игътибар бирәбез. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә булышабыз. Хәлиткеч минутларда анда табиблар җибәрдек. Ә хәзер Мариупольдә һәм Красный Лучта безнең төзүчеләрнең зур төркеме эшли. Күпсанлы атышлар вакытында зыян күргән объектларны тергезәбез. Красный Лучта 1 сентябрьгә шефлыкка алынган мәктәпне файдалануга тапшырдык. Сүз уңаеннан, ул якташыбыз, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә. Ул Ворошиловградны, хәзерге Луганскины азат итүдә батырларча һәлак булган.
Әлбәттә, без киләчәктә дә Донбасс белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырачакбыз”, – диде Радий Хәбиров.
...Быел 10 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре парламентларына сайлаулар узды.
“Бер ел элек бу төбәкләрдә яшәүчеләр референдумда Русия белән бергә булу турында карар кабул итте. Сайлауда бер илдә яшәү һәм бергә үсешү теләге тагын бер кат расланды. Вашингтон һәм Брюссель бу сайлаулар узмасын өчен барысын да эшләде: провокацияләр, куркытулар һәм Киев режимы ягыннан атулар. Ләкин аларның планнары барып чыкмады”, – дип язды үзенең Telegram каналында Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин. Ул аларга актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.
Русиянең яңа төбәкләре уртача ил дәрәҗәсенә җитсен өчен барысын да эшләргә кирәк, аларны үстерүгә якындагы ике ел ярым эчендә федераль власть 2 триллион сумга якын акча бүлергә планлаштыра, дип белдерде Президент Владимир Путин мәктәп укучылары белән “Мөһим әйбер турындагы сөйләшү” барышында.
Аның сүзләренчә, яңа төбәкләрне үстерү буенча берничә программа бар. Беренче чиратта, медицина, мәгариф өлкәләрендә гомумрусия дәрәҗәсенә чыгарга, җимерелгән инфраструктураны тергезергә кирәк. Владимир Путин сүзләренә караганда, максат гади һәм аңлаешлы: яңа төбәкләрдә яшәүчеләр үзләрен зур илнең бер өлеше итеп хис итәргә тиеш.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.