+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
5 Октября 2023, 05:45

“Бердәм Русия” Бөтенрусия конкурсына старт бирде

"Русия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшер!" конкурсы constitution.er.ru сайтында онлайн узачак. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Ул агымдагы елның 25 ноябренә кадәр барачак.

“Бердәм Русия” Бөтенрусия конкурсына старт бирде“Бердәм Русия” Бөтенрусия конкурсына старт бирде
“Бердәм Русия” Бөтенрусия конкурсына старт бирде

- Катнашучыларга Конституция нигезләре турындагы 10 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Система сорауларны очраклы рәвештә сайлап ала, алар һәрвакыт төрле. Тестны үтүгә 10 минут вакыт бирелә. Җиңүчеләр барлык сорауларга мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә дөрес җавап биргән кешеләр арасыннан билгеләнәчәк. Алар кыйммәтле призлар алачак. Ә тест узган һәр катнашучыга электрон сертификат тапшырылачак, - дип сөйләде "Бердәм Русия" Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин партиянең төбәк бүлекчәләре белән ВКСта.

Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, онлайн-бәйгегә 30 ноябрьгә кадәр нәтиҗә ясалачак. Ә җиңүчеләрне бүләкләү декабрьдә булачак.

Моннан тыш, "Бердәм Русия" башлангычы буенча төбәкләрдә Конституциягә багышланган 600дән артык чара узачак.

Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясенең барлык субъектлары кебек үк, юбилей датасы алдыннан чаралар оештыруга һәм үткәрүгә актив кушылды. Бүген Башкортстан башкаласында Русия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгына багышланган лекцияләр циклы старт алды. Уфа Фән һәм технологияләр университеты студентларына беренче лекцияне Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты ("Бердәм Русия"), Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина укыды.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов сөйләгәнчә, планлаштырылган чаралар форматлары төрле яшь категорияләрен колачларга мөмкинлек бирәчәк.

- Безнең республикада яшьләр өчен дә, колледж һәм югары уку йортлары студентлары өчен дә чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, Русия Конституциясенең 30 еллыгына багышланган конкурста катнашырга була, илнең Төп законын төрле интернет-ресурслар ярдәменнән башка да белергә була, - диде төбәк башкарма комитеты җитәкчесе. - Теләсә кайсы дәүләт гражданы өчен Конституция - ул беренче чиратта белергә тиешле закон. Ул үзендә тоткан принциплар һәм нормалар илнең тотрыклы үсешендә, шулай ук тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда иң мөһиме булып тора. Илебезнең төп документы һаман да прогрессив булып кала һәм, гражданнарыбызны берләштереп, заман таләпләренә җавап бирә.

Фото: bashkortostan.er.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас