

Эш сәфәре кысаларында Андрей Назаров 30нчы мәктәптә булды. Бина капиталь ремонттан соң яңа уку елында үз ишекләрен ачты. Шулай ук Премьер-министр шәһәрнең социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Хөкүмәт Рәисе билгеләп үткәнчә, Стәрлетамак шәһәре әкренләп үсә һәм абсолют күрсәткечләр буенча республиканың иң яхшы ун муниципалитеты исемлегенә керә.
- 8 ай эчендә үзебез җитештергән товарлар күләме 16 процентка артты. Шәһәр округы республикада сафка кертелә торган торак күләме буенча - 4нче һәм инвестицияләр күләме буенча 7нче урында, 36 миллиард сумга якын 110 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Ел башыннан уртача айлык хезмәт хакы 13,4 процентка күтәрелде һәм 52 мең сум тәшкил итә. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкыр кимеде. Шул ук вакытта Стәрлетамакта уңай миграция сальдосы да теркәлә. Бу - иң мөһим күрсәткеч, һәм ул барлык муниципалитетларда да уңай түгел, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru