

Төбәк җитәкчесе вице-премьерга «АМКОДОР» белорус холдингының ашлык киптерү комплекслары җитештерү заводын ачуда, шулай ук төзелеш һәм коммуналь техника чыгару буенча яңа предприятие төзелешен башлап җибәрүдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
- Белорус партнерлары белән берлектә яңа мәйданчыкта зур трактор заводы төзергә планлаштырабыз, – дип дәвам итте Радий Хәбиров. - Масштаблы җитештерү 40 мең квадрат метр мәйданда җәелдереләчәк.
Александр Новак билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы өчен машина төзелеше техникасы җитештерү буенча предприятие ачылу – Башкортостан өчен мөһим вакыйга.
- Бу - Союз дәүләтен үстерү һәм белорус партнерлары белән интеграция кысаларында төп проектларның берсе, - дип ассызыклады Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. - Бу яңа инвестицияләр һәм технологик суверенитетны ныгытуга өлеш кертү. Булачак завод продукциясенә Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ булыр дип ышанам.
Радий Хәбиров Русия Хөкүмәтенә һәм Урал аръягының энергия системасын модернизацияләүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Александр Новак ассызыклаганча, тулаем алганда, төбәкнең энергетикасы ышанычлы эшли.
Фото: glavarb.ru