+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Октября 2023, 16:04

Башкортстан һәм Абхазия халыкара хезмәттәшлекне киңәйтәләр

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания эшлекле очрашу үткәрделәр. Көн тәртибендә - икътисадта һәм туризм тармагында хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча планнар.

Башкортстан һәм Абхазия халыкара хезмәттәшлекне киңәйтәләрБашкортстан һәм Абхазия халыкара хезмәттәшлекне киңәйтәләр
Башкортстан һәм Абхазия халыкара хезмәттәшлекне киңәйтәләр

– Без Сезнең белән бергә яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәбез, - диде Радий Хәбиров. - Шундый истәлекле көнне, Сез бездә кунакта булганда, без Абхазиягә “Башкортстанда-Абхазиядә озын гомерлелек” яңа программасы буенча пенсионерларның беренче төркемен җибәрдек. Сезнең шифаханә-курорт һәм туристик мөмкинлекләрегез безгә кызыклы. Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне дә җайга салуны дәвам итәбез.

Аслан Бжания Башкортстан халкына Республика көне белән котлаулар юллады һәм төбәкнең Абхазия белән күптәнге һәм ныклы элемтәләрен билгеләп үтте.

- Мин икенче тапкыр Башкортстанда. Уфа заманча, динамик, яшәү өчен бик уңайлы шәһәр тәэсиренә ия. Һәм болар барысы да аның халкының хезмәте нәтиҗәсендә, - диде Аслан Бжания. - Әлбәттә, без мөнәсәбәтләребезне ныгытырга телибез. Мин безнең контактлар нәтиҗәсендә ачыла торган потенциалны күрәм. Без үзара бәйләнешнең яңа юнәлешләре турында сөйләшергә әзер.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас