+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 октябрь 2023, 19:04

Яңа тимер юлы проекты тәкъдим ителде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфага эш сәфәре белән килгән Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новакка эре төбәк инвестиция проектларын тәкъдим итте.

Яңа тимер юлы проекты тәкъдим ителдеЯңа тимер юлы проекты тәкъдим ителде
Яңа тимер юлы проекты тәкъдим ителде

Александр Новакка «Сибай-Подольск-Новорудная" тимер юлы төзелеше макетын күрсәттеләр. Андрей Назаров бу объектның төбәк һәм тулаем ил өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

- Яңа тимер юл елына 14 миллион тоннага кадәр йөк ташуны тәэмин итәчәк. Без Чиләбе узелын бушатачакбыз һәм Казахстанга кадәр юлны 250 километрга кыскартачакбыз. Бу - пассажирлар агымын, туризмны арттыру, йөкләр ташуда логистиканы яхшырту. Иң мөһиме, эшкәртү предприятиеләренең югары сыйфатлы бакыр-цинк рудасының зур запаслары булган уникаль ятмалар белән бәйләнеше тәэмин ителәчәк, — дип аңлатты республика Андрей Назаров.

Проектның беренчел бәясе 72 миллиард сумнан артык, ә инвестицияләрнең гомум күләме 116 миллиард сум тәшкил итәчәк. Проектлау һәм төзелешне 9 ел тирәсе алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас