Владимир Путин 19 октябрьдә Пермьдә “Русия – спорт державасы” форумында катнашты, спортны үстерү буенча совет утырышын уздырды. Ә Пермьгә дәүләт башлыгы Пекиннан очып килде. Анда ул “Бер пояс, бер юл” форумында катнашты, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Вьетнам Социалистик Республикасы Президенты Во Ван Тхыонг, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Таиланд Корольлеге Премьер-министры Сеттхой Тхависин, Монголия Президенты Ухнагийн Хурэлсух, Лаос Халык-Демократик Республикасы Президенты Тхонглун Сисулит, Пакистан Ислам Республикасы Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Әнвәр-ул-Хак Какар белән сөйләшүләр үткәрде.
Быел мартта, Мәскәүгә эш сәфәре вакытында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин шәхсән Владимир Путинны кунакка чакырган иде. Пекиндагы аралашу Русия башкаласында сөйләшүләргә аваздаш булды: ике яклы хезмәттәшлеккә басым ясалды.
Беренче сүзне кабул итүче дәүләт башлыгы буларак КХР Рәисе Си Цзиньпин алды. Ул искә төшергәнчә, Владимир Путин инде өченче тапкыр “Бер пояс, бер юл” форумында катнаша һәм бу әлеге башлангычның Русия ягы тарафыннан хуплануын күрсәтә.
Си Цзиньпин ассызыклавынча, ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешләре билгеләнде. “Хөкүмәт, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук Кытай һәм Русия төбәкләре безнең тарафтан ирешелгән мөһим килешүләрне тормышка ашыру өстендә киеренке эшли”, – дип билгеләп үтте Кытай лидеры канәгатьлек белән. Аның сүзләренә караганда, сәяси багланышлар, шулай ук тыгыз һәм нәтиҗәле стратегик хезмәттәшлек тирәнәя. Төп максатларның берсе – товар әйләнешен елына 200 миллиард долларга җиткереп, тарихи рекордка кадәр үстерү.
Владимир Путин шулай ук Мәскәүдәге очрашуны Си Цзиньпиннең чит илгә беренче сәфәре булуын искәртте. “Без моның Кытай Халык Республикасы белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсен һәм характерын ассызыклаучы үзенчәлекле билге булуын аңлыйбыз. Нәкъ менә Си Цзиньпин ун ел элек тәкъдим иткән “Бер пояс, бер юл” башлангычына килгәндә, ул чыннан да бик яхшы үсеш алды. Без нәрсәдер эшли башлаганда аның ничек килеп чыгачагын беркайчан да 100 процент белмибез. Сезнең җитәкчелектә Кытайның бу яхшы килеп чыкты, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Хәзерге катлаулы шартларда тышкы сәяси координация аеруча бик мөһим. Без шуны эшлибез дә”.
Дәүләт башлыклары ике сәгатьтән артык аралашты: башта –делегация әгъзалары катнашлыгында, аннары – үзләре генә. Уртак белдерүләр булмады, әмма алар планлаштырылмаган да иде. Бу аңлашыла: халыкара форум ике яклы сөйләшүләр түгел, ә хезмәттәшлекнең яңартылган төп документларына мартта кул куелган иде. Хәер, хәзер 25 миллиард доллардан артыкка ашлык озату турында һәм башка килешүләр төзелде.
Аннары Владимир Путин журналистларның сорауларына җавап бирде. Әлбәттә, сүз Якын Көнчыгыштагы низаг турында барды.
“Газадагы дәваханәне утка тоту – коточкыч вакыйга, йөзләрчә кеше һәлак булды, йөзләрчәсе яраланды. Бәлки, бу конфликтны мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга, һәрхәлдә, эшне ниндидер контактлар һәм сөйләшүләр башлану мөмкинлекләренә кайтарырга кирәк дигән сигнал булыр.
Якын Көнчыгышның биш иле лидерлары белән телефоннан сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча шуны әйтә алам, беркем дә сугышны дәвам итәргә, конфликтны үстерергә һәм ситуацияне тирәнәйтергә теләми дигән тәэсир туды.
Русия һәрвакыт Палестинаның бәйсезлеге өчен чыгыш ясады. Палестина дәүләтен төзүгә килгәндә, бездә принципиаль позиция, ул бүгенге кризис белән бәйле түгел, гәрчә ул бу проблеманы күтәрсә дә”, – диде Владимир Путин.
Русия Кораллы Көчләренең “Кинжал” комплекслары белән коралланган “МиГ-31” самолетлары Кара диңгез өстендәге һава киңлегенең нейтраль зонасында даими рәвештә патрульлек итә башлый. “Америка Кушма Штатлары Украина конфликтында торган саен ныграк катнаша бара. Өстәвенә, болар барысы да Якын Көнчыгыш конфликты фонында бара, бу хәлне катлауландыра. Бу кемгәдер янау түгел, әмма без визуаль контрольне гамәлгә ашырачакбыз, корал ярдәмендә төбәктә ниләр барганын контрольдә тотачакбыз. Шуның өчен дә тиешле карар кабул ителде”, – диде Владимир Путин.
Украинага яңа корал төрләрен тапшыруны Владимир Путин АКШның чираттагы хатасы дип атады. Киев режимы өчен дә монда бернинди яхшылык та юк – бары тик агонияне озайта гына. Ә тынычлык урнаштыру өчен Украина Президентына моны тыя торган декретны гамәлдән чыгарырга кирәк: “Килешергә теләгең булса, тәгаен адымнар ясарга кирәк”, – диде Русия Президенты.
АКШ Президенты Джо Байденның Русиягә каршы Европаны берләштерергә теләве уңаеннан Владимир Путин болай диде: “Америкалылар фикеренчә, Мәскәү сугыш кырында җиңелгән булса, Украинаны корал белән тәэмин итүне туктатсыннар һәм безгә коймак белән чәй эчәргә килсеннәр”.
КХР һәм Русия җитәкчеләре форумда катнашучылар алдында чыгыш ясады. Владимир Путин, Си Цзиньпиннан соң ук, ике яклы мөнәсәбәтләрнең ышанычлылыгын ассызыклады.
Президент искә төшерүенчә, “Русия һәм Кытай, дөньяның күпчелек дәүләтләре кебек үк, тигез хокуклы, үзара файдалы хезмәттәшлеккә омтылуны гомумтотрыклы һәм озак вакытлы икътисади алгарышка һәм социаль иминлеккә ирешү максатларын билгели”. Шул ук вакытта мәҗбүри шарт – һәр дәүләтнең үз үсеш моделенә цивилизацияле күптөрлелеге һәм хокукын ихтирам итү керә.
“Шундый база принципларында оештырылган “Бер пояс, бер юл” башлангычы дөньяның төрле төбәкләрдә үсә торган интеграцион процесслар белән яхшы яраша, – дип билгеләде Владимир Путин. – Ул төрле интеграцион процесслар үзара бәйләнештә булган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) һәм Русия постсовет киңлеге буенча партнерлар белән бергә уңышлы үсешүче Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) кебек зур Евразия партнерлыгы белән аваздаш.
Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров сүзләренчә, форумда катнашучылар Владимир Путинның чыгышын һич арттырусыз сокланып кабул итте. Моннан тыш, Русия лидеры чара кырларында ике яклы берничә очрашу үткәрде, Евросоюз вәкилләреннән алып Азиядәге традицион партнерларга кадәр хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.
МДУның Азия һәм Африка илләре институты директоры Алексей Маслов Русия Президенты Владимир Путинның КХРдагы форумда катнашуын һәм Си Цзиньпин белән аралашуның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
“Мондый сөйләшүләр Кытай территориясендә күп еллар эчендә беренче тапкыр үтте, – дип искәртте Алексей Маслов. – Һәм, әлбәттә, очрашу һәм форум беренче чиратта икътисади мәсьәләләргә, яңа икътисади проблемаларга юнәлтелде. Һәр ил үзенекен тәкъдим итте, һәм мин Владимир Путин чыгышы вакытында нәрсә әйткәненә игътибар итәр идем. Беренчедән, ул нигездә гомумдөнья процессларына кертелергә мөмкин транспорт коридорлары турында сөйләде. Икенчедән, Русия үзенең сыгылмалы позициясен үзгәртмәде: Мәскәү “Бер пояс, бер юл” башлангычының бер өлеше түгел, әмма Кытай белән актив хезмәттәшлек итә. Русия алымы – блоклар, интеграцион проектлар системасы аша үзара хезмәттәшлек итү”.
Белгеч фикеренчә, тагын бер мөһим момент – яңа килешүләр, шул исәптән моңарчы күрелмәгән ашлык буенча килешү. Бу – Русиягә генә түгел, Кытайга да отышлы.
“Тулаем алганда, Русия делегациясе дә, Президент Владимир Путин да форум программасының иң кадерле кунаклары булды. Төзелгән килешүләргә бәйле рәвештә генә түгел, имидж күзлегеннән дә, – дип ассызыклады Алексей Маслов. – “Бер пояс, бер юл”ны еш кына тәнкыйтьлиләр, шуңа күрә Кытайга Русия кебек зур илнең үзенең ышанычлы союздашы булуын күрсәтү бик мөһим”.
Кытай мәдәнияте церемониаль детальләргә зур игътибар бирә. Владимир Путинның Си Цзиньпин белән беренче булып банкет залына керүе, Русия Президентының кызыл келәмнән атлавы, аның Кытай лидерыннан соң чыгыш ясавы – боларның барысы да зур мәгънәгә ия. Ниһаять, форум кысаларында бик озакка сузылган шәхси сөйләшүләр (мондый чараларда вакыт гадәттә аз була). Белгеч фикеренчә, бу эш сәфәре Русия өчен соңгы берничә елда иң уңышлысы булды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.