“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көне – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебез, Ватаныбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, әти-картәтиләрнең хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырдан-гасырга тапшырыла. Мондый күчәкилүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы таянычын тәшкил итә, ил алдында торган мөһим бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирә.
XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына өметен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.
1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.
1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә. Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.
Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, земство җыенын чакыру турында хәбәр тарата. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра. Урыс халкын берләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.
Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.
...2022 елда илебез тарихында хәлиткеч вакыйгалар булды. 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин, Донецк һәм Луганск халык республикалары үтенеченнән соң, Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итүен белдерде. Владимир Путин аның бурычы “сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллауларга, геноцидка дучар булган кешеләрне яклау” дип атады. Аның сүзләренчә, соңгы максат – Донбассны азат итү һәм Русиянең иминлеген гарантияләүче шартлар тудыру.
22 февральдә Русия Луганск һәм Донецк халык республикалары белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы ике килешүгә кул куелды.
Элегрәк Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Владимир Путинга Украина кораллы көчләре тарафыннан агрессияне кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.
21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мөрәҗәгате уңаеннан илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы чакырылды. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга үз игълан ителгән республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.
23-27 сентябрьдә мөһим вакыйга — Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Русия составына керү мәсьәләсе буенча референдум узды. Референдумның 100 процент бюллетеньнәрен эшкәртү нәтиҗәләре буенча, Донецк Халык Республикасында — 99,23, Луганск Халык Республикасында — 98,42, Херсон өлкәсендә — 87,05, Запорожье өлкәсендә 93,11 процент халык Русия Федерациясе составына керү өчен тавыш биргән.
30 сентябрьдә Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне — Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кертү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды.
Хәзер Русия Федерациясендә дүрт яңа субъект барлыкка килде. Моңа кадәр 2014 елның 18 мартында Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумын уздырганнан соң Русиягә аның тарихи булган территорияләре әйләнеп кайтты.
Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә, туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яши алабыз.
Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин илнең дини берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы белән әңгәмәдә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйл Бердиев, Русиянең Будда традицион сангхи башлыгы Дамба Аюшеев, Русиянең Баш раввины Берл Лазар, Урыс православие иске обряд чиркәве митрополиты Корнилий һәм башкалар катнашты.
Владимир Путин, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән халыкара шартларда Русия җәмгыятен көчсезләндерергә һәм какшатырга, милли һәм дини низаглар тудырырга тырыша. Шуңа күрә традицион конфессияләрнең дини берләшмәләре җитәкче-ләрендә Русиянең киләчәге өчен гаять зур җаваплылык ята: “Безнең һәркайсыбыз үз сүзендә һәм гамәлләрендә күпмилләтле халкыбызның төп мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиеш, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык –Русия дәүләтчелегенең нигезе ул. Башка барлык позиция дә, башка төрле позициядә Русиягә каршы юнәлтелгән. Беләм, барыбыз өчен дә, христиан, мөселманнар, буддистлар, иудаизм тарафдарларына татулык, җәмгыятебезнең бердәмлеге – бу һичсүзсез кыйммәт”, – диде Президент.
Владимир Путин дини лидерларга Русия җәмгыятен берләштерүдә актив позицияләре, конфессияара диалог төзегән, яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм илебез Кораллы Көчләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәт-кән өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда катнашучылар илебез үсешенең хәзерге этабы, дөньядагы вакыйгалар турында фикер алышты. Патриарх Кирилл Русиянең һәм Якын Көнчыгыш илләренең мәдәни һәм дини хезмәттәшлеге, Иерусалимның төрле конфессияләр өчен изге җир булуы турында искә төшерде.
Тәлгать Сафа Таҗетдин ватандашларын тынычлыкны, бердәмлекне сакларга, провокацияләргә бирелмәскә, милләтләр һәм диннәр арасында дошманлык уятуга юл куймаска, Ватанны саклауга лаеклы өлеш кертергә, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәүчеләргә ярдәм күрсәтергә чакырды.
Безгә, диннәр, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйләнгән илдә яшәүче русиялеләргә, милли мәсьәлә – һич арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русиянең күпмил-ләтле халкы – ул милләтләрнең гади тупланмасы гына түгел, ә бердәм көч. Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без гасырлар дәвамында бергә. Көч ярдәмендә халыкларны берләштерү мөмкин түгел. Дөньяда башкача мондый ил юк.
Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.