+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 ноябрь 2023, 18:07

Башкортстан делегациясе КХРда эшли

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Кытай Халык Республикасында Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Презентация Кытайда Башкортстан делегациясенең бизнес-миссиясе кысаларында узды.

Башкортстан делегациясе КХРда эшлиБашкортстан делегациясе КХРда эшли
Башкортстан делегациясе КХРда эшли

Кытай партнерлары алдында чыгыш ясаганда, Андрей Назаров, Башкортстан белән Хэйлунцзян провинциясе арасында беренче хезмәттәшлек турында килешү 1993 елда имзаланганлыгын искәртте. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, пандемия чорында мәҗбүри паузадан соң Башкортстан һәм Кытай элекке килешүләр буенча эшне яңартып кына калмый, ә яңа амбициоз уртак проектларга старт бирә.

- Узган ел нәтиҗәләре буенча Кытай сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр өлкәсендә төп партнерыбыз булды. Республиканың тышкы сәүдә әйләнешендә аның өлеше якынча 25 процент тәшкил итте. Шуны билгеләп үтәм, яңа өстенлекләрне һәм икътисадны үзгәртеп кору кирәклеген исәпкә алып, хезмәттәшлек ныгыр гына. Бу инде 2023 елда икеләтә диярлек арткан сәүдә балансында чагыла, - дип өстәде Премьер.

Андрей Назаров сүзләренчә, ике республиканың профильле предприятиеләре арасында иң яхшы компетенцияләрне берләштерү һәм алдынгы технологияләр белән алмашу икътисадның барлык тармакларында диярлек мөмкин. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ике төбәкнең икътисади элемтәләре көчле. Башкортстан Кытайга 80 мең тоннага якын сөт һәм каймак, арпа (2,8 мең тонна), җитен орлыклары (25,1 мең тонна), көнбагыш (33 мең тонна) һәм рапс мае (2022 елда 7 мең тонна) җибәргән.

Премьер-министр Башкортстанның Кытай партнерлары белән ике яклы конструктив мөнәсәбәтләр төзүгә юнәлтелгәнлеген өстәде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас