

- Без Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Кытайның иң эре корпорацияләренең берсе белән берлектә предприятие ачарга килештек. Яңа ачылган компания ярдәме белән безнең республикада билгеле бер продукция җитештерү ачылачак, - дип шәрехләде Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов.
Шул ук вакытта Тимур Хәкимов компаниянең исемен хәбәр итми һәм нинди продукция чыгарылачагын конкретлаштырмый. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан делегациясенең Кытайга сәфәре бик мөһим.
- Кытай Башкортстан белән тышкы әйләнеш буенча беренче урында тора. Без хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куеп кына калмыйбыз, ә гамәлдәге килешүләр буенча да эшлибез. Барысы да бик дөрес, бизнес мәнфәгатьләрендә эшләнә. Бездә санкцияләр нәтиҗәсендә бушаган урыннар бар, һәм бу дус илләргә ярдәм итә, - диде ул.
Фото: Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәте