

Үз чиратында, Цзинь Говэй әфәнде Кытай-Русия мөнәсәбәтләренең үсеш тарихында иң югары дәрәҗәгә җитүен ассызыклады. Төбәкара хезмәттәшлек ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр өчен бик мөһим роль уйный.
- Ляонин провинциясе Русия Федерациясенең барлык субъектлары белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мин беләм, Башкортстан Республикасы Русиядә бик мөһим урын алып тора. Төбәк Азия һәм Европа киселешендә урнашкан, Евразиянең йөрәге булып тора. Икътисади күрсәткечләр һәм Башкортстан халкы саны буенча Русия субъектлары арасында алдынгы позициядә тора, республика табигый ресурсларның барлык төрләренә бай, - дип белдерде ул.
Андрей Назаров шулай ук туристлык юнәлеше үсешен карарга тәкъдим итте. Башкортстан туристлары өчен Ляонинда урнашкан Кытайның иң борынгы тарихы истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре кызыклы булачак.
- Шифаханә-курорт ялы кысаларында туристлык төркемнәре белән алмашуны җайга салуга шат булачакбыз, - дип белдерде Премьер-министр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча уртак эш төркемен оештыру һәм хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын формалаштыру турында карар кабул ителде. Андрей Назаров Ляонин башкаласы Шэньянда Башкортстан вәкиллеген ачу йөкләмәсен бирде. Шулай ук бергә Уфадан Шэньянга турыдан-туры рейслар ачу мәсьәләсе дә каралачак. Сөйләшүләр ахырында Андрей Назаров Кытай партнерларын Уфага чакырды.
Фото: pravitelstvorb.ru