+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 ноябрь 2023, 08:03

Башкортстан Кытай инвесторлары өчен ачык

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Кытайга сәфәре кысаларында "Beijing Capital Group" компаниясе вәкиле Цун Жифан белән сөйләшүләр үткәрде.

Башкортстан Кытай инвесторлары өчен ачыкБашкортстан Кытай инвесторлары өчен ачык
Башкортстан Кытай инвесторлары өчен ачык

Без КХРга аны төп партнер буларак кабул итеп килдек. Безнең делегация составында яңа базарлар һәм яңа партнерлар табарга теләгән 40 компания вәкилләре бар. Шулай ук Башкортстанда Кытай капиталы булган 9 компания эшли. Без Кытайдагы Башкортстан товарларын киң тәкъдим итү белән дә, Башкортстанга Кытай инвестицияләре килү белән дә кызыксынабыз, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Башкортстан экспортка чыгарыла торган продукция белән генә түгел, табышлы инвестицияләр белән дә кызыклы булырга мөмкин. Республикада моның өчен преференциаль инструментларның тулы бер спектры бар - инвесторларга таләпләр максималь киметелде, карарлар кабул итү срогы кыскарды һәм дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүнең оперативлыгы артты. Республикада алгарышлы 5 үсеш территориясе гамәлдә. Биредә инвесторлар өчен стандарт салым преференцияләреннән тыш, салым йөкләнешен 30 процентка киметүне тәэмин итә торган махсус ташламалар да билгеләнгән.

Әлеге чаралар безгә тотрыклы инвестицион динамика тәэмин итте.

Инвестицияләр кертүнең перспективалы юнәлешләренең берсе - республикада туристлык инфраструктурасы төзү. Бу өлкәдә зур потенциал бар: Башкортстан үзенең уникаль табигате белән дан тота. Бу тәкъдимне шулай ук Сун Жифан әфәнде дә хуплады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас