+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 ноябрь 2023, 15:44

Хубэй провинциясе белән дә хезмәттәшлек итәбез

Башкортстан Республикасының рәсми делегациясе Кытай Халык Республикасында бизнес-миссия белән эшен дәвам итә. Агросәнәгать өлкәсендәге уртак проектлар турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Хубэй провинциясе губернаторы урынбасары Чэнь Пинь ханым фикер алыштылар.

Хубэй провинциясе белән дә хезмәттәшлек итәбезХубэй провинциясе белән дә хезмәттәшлек итәбез
Хубэй провинциясе белән дә хезмәттәшлек итәбез

Андрей Назаров искәрткәнчә, 2019 елда Советның III утырышына багышланган узган очрашуда Башкортстан белән Хубэй хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Эш документы ике төбәкнең үзара бәйләнеше өчен нигез булып тора, ул пандемия белән берничә ел көрәшкәннән соң, яңадан башланды.

- Иң элек без агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез. Бу уңайдан Башкортстан белән Хубэй провинциясе күп кенә уртак яклары бар. Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы буенча безнең республика Русиянең беренче ун төбәгенә керә, кымыз һәм бал җитештерү буенча лидер, сыер ите җитештерү, мөгезле эре терлек һәм атлар үрчетү буенча - икенче урында, сөт җитештерү буенча - өченче урында. Без авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән милли деликатесларыбызны үзара тәэмин итүне оештыру белән кызыксынабыз. Шулай ук уртак фермер хуҗалыклары булдыру мәсьәләсен дә карарга әзербез, — диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Чэнь Пинь ханым Хубэйның Кытайның төп икътисади үзәкләренең берсе булуын сөйләде. Шул ук вакытта, Кытай спикеры сүзләренчә, алар Башкортстан белән бергә эшләү һәм нефть химиясе, автомобиль төзелеше, азык-төлек товарлары белән тәэмин итүдә зур потенциал күрә.

Башкортстан делегациясе башлыгы Чэнь Пиньгә дустанә һәм нәтиҗәле очрашу өчен рәхмәт белдерде. Хубэй провинциясе губернаторы урынбасары Башкортстан партнерлары белән партнерлыкны үстерү өчен 2024 елның язында эшлекле сәфәр планлаштырылуы турында әйтте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас