9 ноябрьдә Казахстанда Русия делегацияләре катнашлыгында берьюлы ике эре чара булды. Костанайда төбәкара хезмәттәшлек форумы узды. Анда Русияне Хөкүмәт вице-премьеры Алексей Оверчук тәкъдим итте. Астанага Русия Президенты Владимир Путин белән бергә күпсанлы делегация килде.
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев билгеләп үтүенчә, төбәкара хезмәттәшлек форумы Мәскәү һәм Астананың стратегик партнерлыгы үсешенә зур өлеш кертә. Үткән елда үзара товар әйләнеше 10 процентка (28,2 миллиард долларга кадәр) арткан. Владимир Путин сүзләренчә, Русиядән Казахстан икътисадына турыдан-туры инвестицияләр 17 миллиард сумнан арткан. Казахстанда чит ил катнашлыгындагы 42 меңнән артык предприятиенең 19 меңе Русиянеке.
Костанайда үткән утырыш символик мәгънәгә ия, дип ассызыклады Касым-Жомарт Токаев. Бу – Казахстанның авыл хуҗалыгы төбәге. Анда ике илдән власть, бизнес, фәнни һәм иҗтимагый даирәләрнең вәкилләре килде. Владимир Путин хәбәр итүенчә, Русиянең 76 субъектының Казахстан өлкәләре белән партнерлык элемтәләре җайга салынган.
“Казахстан һәм Русиянең союздашлар, стратегик партнерлар булуы киң мәгълүм”, – дип ассызыклады Касым-Жомарт Токаев.
Форумда катнашучыларга сәламләү чыгышында Владимир Путин Казахстан башлыгына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, аның үсешендә ике илнең төбәкара хезмәттәшлеге мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, Русия Президенты форумда катнашучыларны Уфага, нәкъ менә безнең республика башкаласына Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең киләсе форумына чакырды.
“Тагын бер кабат билгеләп үтәсем килә: Русия һәм Казахстан партнерлыгында төбәкара элемтәләр үзәк рольләрнең берсен уйный. Алга таба да төбәкләрнең бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә омтылуын хуплаячакбыз һәм, әлбәттә, сезнең барлык файдалы башлангычларыгызга ярдәм итәчәкбез. Форумда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга нәтиҗәле эш телим. Киләсе елда чираттагы төбәкара форум Русиядә, Уфада узачак. Сезне анда катнашырга чакырам”, – диде Владимир Путин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Президент Владимир Путинга Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең киләсе форумын Уфада үткәрү карары өчен рәхмәтле булуын белдерде.
“Президент Владимир Владимирович Путинга Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең киләсе форумын Уфада уздыру карары өчен рәхмәтлемен. Безнең өчен бу – зур дәрәҗә. Сүз дә юк, форум Башкортстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисади, эшлекле, гуманитар элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк. Без сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән өлкәләрендә хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Безне уртак тарих, мәдәният бәйли, тамырларыбыз уртак”, – дип язды ул үзенең телеграм-каналында.
Русия һәм Казахстан берничә меморандумга, шулай ук, спорт, авыл хуҗалыгы, энергетика, таможня һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куйдылар. Касым-Жомарт Токаев сүзләренчә, Астана һәм Мәскәү транспорт коммуникацияләрен киңәйтергә килештеләр. “Моның өчен инфраструктураны үстерергә һәм бюрократик процедураларны бетерергә кирәк”, – дип ачыклык кертте ул.
“Сөйләшүләр эшлекле һәм конструктив рухта узды, – дип раслады Владимир Путин. – Киң күләмле стратегик партнерлыкка ирешү бурычы куелды”.
Сөйләшүләргә йомгак ясап, дәүләт башлыклары мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын берничә тапкыр телгә алды. “Эш күп, әмма нәтиҗәнең уңай булачагына шик юк. Сезнең эш сәфәрегез союздашлык турындагы килешүгә кул куюның ун еллыгы алдыннан уза. Без – союздашлар һәм стратегик партнерлар, безнең арада бернинди дә принципиаль проблемалар юк”, – диде Касым-Жомарт Токаев.
Владимир Путин коллегасын хуплады: “Без союздашлар гына түгел, ә иң якын союздашлар”. Аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Астана халыкара йөкләмәләрне бозмыйча, үзара теләсә нинди мәсьәләләрне һәрвакыт хәл итәргә мөмкин. Болардан тыш, бу суверенитетны ныгыта.
“Мондый очрашулар ел саен төбәкара форум форматында уза, аны Владимир Путин белән Касым-Жомарт Токаев Астанадан онлайн ачтылар. Русия Президентының эш сәфәре нәкъ менә шуңа багышланды, – ди Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Станислав Притчин. – Дәүләт башлыклары еш кына төрле мәйданчыкларда очраша. Бер ай элек алар газүткәргеч ачты, аның буенча Русия газы Урта Азиягә барачак. Көн тәртибе шактый киң һәм мондый очрашуларга ихтыяҗ бар, анда ике яклы мәсьәләләр генә тикшерелә”.
Форум махсус рәвештә Русия Президентының иң югары дәрәҗәдә эш сәфәре белән бергә оештырылган. “Бу форумда ике ил җитәкчесе арасында мөнәсәбәтләрнең барлык төп мәсьәләләре турында, шул исәптән иң катлаулылары буенча да фикер алышулар булды”, – ди эксперт.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.