+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 ноябрь 2023, 16:05

Роман Новиков белән очрашуда ниләр турында сөйләштеләр?

Бүген Мәскәүдә «Русия транспорты» XVII халыкара форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәк территориясендә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Роман Новиков белән очрашуда ниләр турында сөйләштеләр?Роман Новиков белән очрашуда ниләр турында сөйләштеләр?
Роман Новиков белән очрашуда ниләр турында сөйләштеләр?

Иң масштаблы объектларның берсе - М-7 федераль трассасы участогы төзелеше. "Росавтодор" җитәкчесе республиканың идарә командасына яңа трасса өчен җирләрне рәсмиләштерү һәм инженерлык коммуникацияләрен күчерү өлешендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

- Үз ягыбыздан "Росавтодор" үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үтәячәкбез, - диде Роман Новиков.

Очрашуда шулай ук Уфадан Көнчыгыш чыгу проектын тәмамлау турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы эшләрнең расланган график буенча алып барылуын хәбәр итте.

- Без Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллин белән Көнчыгыш чыгу юлын финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Кирәкле акчалар декабрь башында ук киләчәк, - диде Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча. - Моннан тыш, Без Стәрлетамакны урап узу участогында Р-240 Уфа–Ырынбур трассасын киңәйтү проекты буенча ныклап тырышабыз. Анда бик югары йөкләнеш бар. Киләсе елда юлның киңлеген дүрт полосага җиткерү өчен аны реконструкцияләүгә керешербез дип өметләнәм.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас