+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 ноябрь 2023, 22:27

Вячеслав Петушенко М-12 "Восток" магистрален төзү барышы турында сөйләде

16 ноябрьдә Мәскәүдә «Русия транспорты» XVII халыкара форумы кысаларында Радий Хәбиров «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Вячеслав Петушенко М-12 "Восток" магистрален төзү барышы турында сөйләде
Вячеслав Петушенко М-12 "Восток" магистрален төзү барышы турында сөйләде

Көн тәртибендә - М-12 "Восток" тизлекле магистрален төзү барышы (аның бер өлеше республика территориясе буенча уза). Сүз 140 километр озынлыктагы Дүртөйле – Ачыт участогы турында бара. Эшләр 2023 елда башланды.

«Автодор» идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко проектны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан белән хезмәттәшлек итүнең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

- Агыйдел аша күпер төзегәндә, Дүртөйле районында яңа трассадагы корылманы бетонлаштыруның һәм тотрыклы бетонлаштыруның уникаль ысулларын кулланалар, - дип ассызыклады Вячеслав Петушенко. - Күпер матур булачак, ә заманча технологияләр куллану аны вакытында тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа юлны файдалануга кертү төбәктә туризм һәм бизнес үсеше өчен өстәмә импульс бирәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: