+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 ноябрь 2023, 21:51

Валентина Матвиенко: "Башкортстан чараны югары дәрәҗәдә үткәрде!"

Бүген Мәскәүдә Федерация Советында агымдагы елның июнендә Уфада узган Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумына йомгак ясадылар. Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Валентина Матвиенко: "Башкортстан чараны югары дәрәҗәдә үткәрде!"
Валентина Матвиенко: "Башкортстан чараны югары дәрәҗәдә үткәрде!"

- Чын күңелдән әйтәсем килә: уздыру дәрәҗәсе, эчтәлеге һәм нәтиҗәләре буенча бу - иң яхшы форумнарның берсе. Башкортстан җитәкчелеге гаять зур оештыру һәм әзерлек эшләре башкарды. Беләм, Радий Хәбиров форумны әзерләүгә зур игътибар бирде, - диде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. - Күптән түгел мин хезмәттәшем, Беларусь Республикасы Советы Рәисе Наталья Ивановна Кочанова белән очраштым. Ул үткән форум турында тагын бер кабат дулкынландыргыч сүзләр әйтте. Иң мөһиме - саннар буенча нәтиҗәләргә ирешелде, төбәкләр, компанияләр һәм фирмалар арасында күпсанлы контрактларга кул куелды.
Хөрмәтле Радий Фәритович, Андрей Геннадьевич, Лилия Салаватовна, зур эш башкарганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Мин Башкортстанда бик дус, көчле фикердәшләр командасы эшләвенә инандым. Уфа халкының кунакларны ничек кабул итүеннән дә бик күңелле тәэсир калды.

Валентина Матвиенко Радий Хәбировка форумны оештыруга зур өлеш керткәне өчен Федерация Советының Мактау грамотасын тапшырды. Ә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Федерация Советы Рәисенең рәхмәтенә лаек булды.

Башкортстан Башлыгы Валентина Матвиенкога республиканың идарә командасы эшен югары бәяләгәне һәм Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумын кабул итүгә ышаныч белдергәне өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: