+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 ноябрь 2023, 19:52

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры итеп Ирина Голованова билгеләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Голованова Ирина Александровна 1973 елның 3 октябрендә Күмертау шәһәрендә туган. Күмертау авиация техникумын, Башкорт дәүләт аграр университетын, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда "Агропромбанкның Ермолаевка бүлекчәсендә кредит инспекторы булып башлый.

1999 елда - "Социнвестбанк"ның Күмертау филиалында бухгалтер-оператор;
1999-2006 елларда - баш икътисадчы, Ермолаевка спиртлы эчемлекләр комбинатының финанс-икътисад бүлеге начальнигы;
2006-07 елларда - беренче категорияле бухгалтер, Күмертау ТЭЦының баш бухгалтеры;
2008 елда - "Башагропродукт" азык-төлек базарын җайга салуның республика агентлыгы" дәүләт унитар предприятиесенең икътисад һәм финанслар буенча генеральный директоры урынбасары;
2008-13 елларда - әйдәп баручы белгеч, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең җитештерү-икътисад бүлеге мөдире;
2013-18 елларда - Күмертау шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары;
2018-19 елларда - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы ярдәмчесе;
2019-23 елларда - Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, министрның беренче урынбасары, министр вазыйфаларын башкаручы.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: