+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 ноябрь 2023, 14:45

Путин Украина белән Якын Көнчыгыштагы конфликт сәбәбен аңлатты

Русия Президенты Владимир Путин Украинада һәм Якын Көнчыгышта конфликтлар кискенләшүнең сәбәбен атады.

Путин Украина белән Якын Көнчыгыштагы конфликт сәбәбен аңлатты
Путин Украина белән Якын Көнчыгыштагы конфликт сәбәбен аңлатты

"РИА Новости" хәбәр иткәнчә, "Примаков укулары" халыкара форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү мөрәҗәгатендә ул, "илләрнең билгеле төркеме" дөньяда өстенлек итәргә күнеккән һәм моның өчен ачыктан-ачык шантаж һәм көч басымы куллана, дип билгеләде.

Путин ассызыклаганча, бу илләр халыкара хокук системасын "кагыйдәләргә нигезләнгән" ниндидер тәртип белән алмаштырырга тырыша. Мондый сәясәт Украина тирәсендәге кризис вәзгыятен дә, Палестина-Израиль конфликтының фаҗигале эскалациясен дә китереп чыгарды.

"Гомумән алганда, хәзерге бик катлаулы, турбулент халыкара хәлне исәпкә алып, "Примаков укулары" катнашучыларына фикер алышу һәм бәхәсләшү, уйлану өчен җирлек бар. Сезгә чын күңелдән уңышлар телим", - дип йомгаклады Путин.

Элегрәк Президент: “АКШ үзенең глобаль диктатурасын озайтырга тели, моның өчен штатлар Русияне һәм башка илләрне хаос ярдәмендә тотрыксызландырырга уйлый”, - дип белдергән иде инде. Дагстандагы тәртипсезлекләр буенча киңәшмәдә ул, мондый шартларда Кушма Штатларга көндәшләр белән көрәшү җиңелрәк, дип билгеләде.

Фото: © РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: