+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 ноябрь 2023, 10:25

“Ә Газада халыкны юк итү тетрәндермиме?”

Русия Президенты Владимир Путин G20 онлайн-саммитында дөнья кризисларының сәбәпләре турында сөйләде. 22 ноябрьдә Русия Президенты Владимир Путин “Егермелек төр­кеме” онлайн-саммитында катнашты. Виртуаль очрашу турында сен­тябрьдә үк Нью-Делида килешенгән иде. Максат – Һиндстан рәислеге елында G20 эшенә нәтиҗә ясау һәм агымдагы дөнья проблемалары турында фикер алышу.

“Ә Газада халыкны юк итү тетрәндермиме?”
“Ә Газада халыкны юк итү тетрәндермиме?”
Онлайн-саммитта беренче сүз Бразилиягә рәислек эстафетасын тапшыручы Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модига бирелде. Бер көн элек ул Палестина-Израиль конфликтына багышланган БРИКС онлайн-саммитында катнаша алмады (аны чит ил эшләре министры алыштырды). Һәм шуңа күрә ул, барыннан да элек, Якын Көнчыгыш проблемасы буенча үз фикерен белдерде.

“Иң мөһиме – Израиль белән ХАМАС низагы төбәк дәрәҗәсендәге канкоешка әйләнмәсен”, – дип ассызыклады Нарендра Моди. Ул алдагы көндә ирешелгән килешүне югары бәяләде. “Без заложникларны азат итүне хуплыйбыз”, – дип билгеләде Премьер-министр.

Владимир Путин Украина конфликты турында искә төшерде. “Кайбер коллегалар аларны Русиянең Украинада дәвам иткән агрессиясе тетрәндерә, дип сөйләде. Әйе, әлбәттә, хәрби хәрәкәтләр – ул һәрвакыт конкрет кешеләрнең, конкрет гаиләләрнең, тулаем илнең дә фаҗигасе. Һичшик-сез, без бу фаҗигане ничек туктату турында уйларга тиеш”, – диде ул.

Әмма, Русия Президенты искә төшергәнчә, Мәскәү беркайчан да Киев белән сөйләшүләрдән баш тартмады. “Русия түгел, ә Украина ачыктан-ачык сөйләшү процессыннан чыгу турында игълан итте. Ул гына да түгел, дәүләт башлыгының Русия белән мондый сөйләшүләр алып баруны тыя торган указына кул куелды”, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Ул башка фаҗигале вакыйгаларны да онытмаска өндәде. “Ә Украинадагы 2014 елдагы канлы вакыйгалар, аннан соң үзенең Донбасстагы халкына каршы сугыш алып баруы тетрәндермиме? Ә Палестинада, Газа секторында тыныч халыкны юк итү бүген сезне тетрәндермиме?” – диде Русия Президенты.

Бер көн элек, 21 ноябрьдә, БРИКСның онлайн-саммитында чыгыш ясап, Владимир Путин болай дигән иде: “Меңнәрчә кешенең һәлак булуы, тыныч халыкны яшәгән йортларыннан күпләп куып чыгару һәм гуманитар һәлакәт тирән борчылу тудыра. Газада балаларга операцияләрне наркозсыз ясаганны күргәч, бу, әлбәттә, аерым хисләр уята”.

Президент бу кризисның төп сәбәпләрен дә күрсәтте. “Бу вакыйгалар, асылда, Америка Кушма Штатларының Палестина-Израиль низагын җайга салуында һәм халыкара арадашчыларның Якын Көнчыгыш “квартеты” эшчәнлеген тоткарлауда арадашчылык функцияләрен монополияләштерүенең турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора”, – дип аңлатты ул.

Владимир Путин ике бәйсез һәм суверен Израиль һәм Палестина дәүләтләре төзү турында БМО карарларына АКШның саботажы турында искә төшерде. Мәскәү исә, Вашингтоннан аермалы буларак, эзлекле позициядә тора, деэскалация өчен көчләрне берләштерергә кирәк дип саный. Монда төп рольне БРИКС дәүләтләре һәм аларның партнерлары уйный алыр иде. Русия лидеры Мисырдагы “Дөнья саммиты” һәм Согуд Гарәбстанындагы гадәттән тыш гарәп-ислам саммитының әһәмиятен аерым билгеләп үтте. Бу ике дәүләт 2024 елның гыйнварында БРИКСка кушылачак.

Аннары “Егермелек төркеме” онлайн-саммитында чыгышында Русия Президенты глобаль икътисадтагы хәлгә мөрәҗәгать итте, анда яңа үзәкләр формалаша: инвестиция, сәүдә һәм кулланучылар активлыгы Азия, Африка һәм Латин Америкасы төбәкләренә күчә.

– Дөнья икътисады кичерә торган искиткеч стресс – кайбер дәүләтләрнең уйланылмаган макроикътисади сәясәтенең турыдан-туры нәтиҗәсе, – дип искәртте Владимир Путин. – Бу гамәлләр шул исәптән пандемия белән көрәш белән акланды. Һәм икътисадка, банк системасына триллион доллар һәм евро кертү, һичшиксез, глобаль инфляция артуын, азык-төлеккә һәм энергия чыганакларына бәяләрнең кискен үсүен китереп чыгарды. Нәкъ менә шулар мин әйткән вакыйга нигезендә ята. Ә безнең махсус хәрби операция һәм Украинада гаделлеккә ирешү омтылышлары түгел.

Көндәшлекне бетерү өчен, “Төньяк агымы” торбаүткәргечен шартлату кебек, ачыктан-ачык террорчылык актларын да кертеп, намуссыз ысуллар кулланыла.
Халыкара Валюта Фонды һәм Бөтендөнья банкын да кертеп, халыкара финанс институтларында үсә торган икътисадларның ролен күтәрү зарур. Без “Егермелек төркеме”, шулай ук башка халыкара институтлар, БРИКС берләшмәсе кысаларында әлеге актуаль бурычларны хәл итү буенча уртак эшкә әзер.

G20 лидерлары дөнья икътисады, гендер тигез хокуклылыгы, ясалма интеллект һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде, әмма төп мәсьәлә, әлбәттә, Якын Көнчыгыш проблемасы булды. Аерым алганда, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Израильне хәзер Газа секторында булган хәлләр өчен җаваплылыкка тарттырга кирәк, дип белдерде. “Тель-Авивның гамәлләрен үзен саклау хокукын куллану белән акларга ярамый. Израиль кешелеккә каршы җинаять кыла”, – дип ассызыклады ул. Ә вакытлыча тынычлыкка ирешү турындагы килешү, әлбәттә, уңай вакыйга. “Төркия, шул исәптән башка илләр белән бергә, Израиль-Палестина конфликтында иминлекнең мөмкин булган яңа структурасында гарантны үз өстенә алырга әзер”, – дип ышандырды Рәҗәп Тайип Эрдоган.

Сентябрьдә узган саммитны исәпкә алып (анда балансланган коммюнике кабул ителгән иде), БРИКСка керүче Бразилиянең рәислеге чорында “Егермелек төркеме”нең АКШ һәм аның союздашлары мәнфәгатьләрен генә исәпкә алып түгел, ә үлчәнгән көн тәртибен алга этәрү мөмкинлеге бар. АКШ Президенты Джо Байденның фикер алышуда катнашмавы гыйбрәтле. Күрәсең, Вашингтонның “Егермелек төркеме”нә йогынты ясарлык инструментлары калмаган.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: