+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 ноябрь 2023, 12:45

Мөһим законнарга кул куйды

27 ноябрьдә Русия Президенты Владимир Путин күп кенә русиялеләрнең тормышында чагылыш табачак берничә законга кул куйды.

Мөһим законнарга кул куйды
Мөһим законнарга кул куйды
Документлар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Федераль закон нигезендә, 2024 елның 1 гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сум тәшкил итәчәк, страховка пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме - 8 134,88 сум.

2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 19 242 сум күләмендә билгеләнә. 2025 елдан башлап МРОТ һәм медиан хезмәт хакы нисбәте 48 проценттан ким булмаган күләмдә билгеләнә.

Илнең фәнни-технологик үсеше кысаларында тикшеренүләр белән шөгыльләнүче аспирантлар һәм адьюнктлар өчен Русия Президенты стипендиясе булдырылган. Аның күләме 75 мең сум тәшкил итә, ул 1 елдан 4 елга кадәрге чорга билгеләнә һәм ай саен түләнә.

Русиянең яңа территорияләрендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү вакыты 2025 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.

Алкоголь продукциясенең аерым төрләренә, тәмәке продукциясенә һәм электрон никотин системалары өчен сыеклыкка карата акциз ставкалары күләме арта, салым ташламаларын куллану тәртибе төгәлләнә.

Мәсәлән, Торак кодексына капиталь ремонтның төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йортларның техник торышын тикшерүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде — хәзер аларны МКД биналары хуҗалары акчалары исәбенә яисә төбәк акчалары исәбенә үткәрергә мөмкин.

Дүшәмбе көнне имзаланган тагын бер закон һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда бердәм алым формалаштыруга юнәлтелгән. Страховкаланган кешенең үлеме белән бәйле рәвештә иминият түләүләрен алу хокукына ия булучылар даирәсе киңәйтелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: