+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 ноябрь 2023, 11:20

Радий Хәбиров Кырым Башлыгы Сергей Аксёнов белән очрашты

Русиянең яңа территорияләренә эш сәфәре ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре.

Радий Хәбиров Кырым Башлыгы Сергей Аксёнов белән очрашты
Радий Хәбиров Кырым Башлыгы Сергей Аксёнов белән очрашты

Сергей Аксёнов Башкортстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Радий Хәбировка Кырым халкына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Безнең очрашуларга һәрвакыт шат, чөнки алар төбәкләр үсешенә уңай динамика бирә. Башкортстан җитәкчелеге кырымлыларга 2014 елда Кырым язының беренче көннәреннән үк ярдәм итте, - дип билгеләде Сергей Аксёнов. - Беләбез, теләсә нинди катлаулы хәлләрдә бер-беребезгә таянырга мөмкин. Хәзер без бергә яңа төбәкләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы көрәшчеләргә ярдәм итәбез.

Радий Хәбиров, үз чиратында, Кырым башлыгына 2019 елда Кырым шифаханәләре карьерда тау токымнары пыску белән бәйле катлаулы экологик хәл чорында Сибай балалары ялына кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан Башлыгы шулай ук "Башкортстанда озын гомер. Туризм" проекты кысаларында пенсионерлар өчен Кырымга сәфәрләр оештыру буенча хезмәттәшлек башларга тәкъдим итте.

- Ветераннарыбызның хезмәте өчен хөрмәт билгесе буларак, республика бюджеты исәбенә без аларга турпутёвкалар субсидиялибез. Киләсе елдан ук Кырымга сәфәрләр оештыруга керешәсебез килә, - диде Радий Хәбиров.

Сергей Аксёнов бу башлангычны хуплады.

Очрашуда шулай ук Башкортстан көчләре белән Евпаториядә «Юбилейный» балалар шифаханәсен төзү перспективалары турында фикер алыштылар. Проект яңа эш урыннарын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм республикадан балаларга Кырымда ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: