+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2023, 22:29

"Командамның эш нәтиҗәләре яхшы дәрәҗәдә..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан туры эфир барышында идарә командасын формалаштыру принциплары турында сорадылар.

"Командамның эш нәтиҗәләре яхшы дәрәҗәдә..."
"Командамның эш нәтиҗәләре яхшы дәрәҗәдә..."

Радий Хәбиров барлык кул астындагыларга профессиональ яктан үсәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте һәм «Ишембай һәм Красногорск» принцибы буенча кешеләрне сайламавын ассызыклады.

- Хәзер пандемия вакытында һәм СВО башлану белән үз нәтиҗәлелеген исбатлаган актив команда оешты. Командамда лаеклы кешеләр. Аларның эш нәтиҗәләре яхшы дәрәҗәдә, - диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, шушы көннәрдә Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов контрактка кул куйган һәм үз теләге белән СВОга киткән. Төбәк җитәкчесе үзенең командасында шундый кешеләр эшләве белән горурлануын белдерде.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: