+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2023, 14:10

Президент балалар сәламәтлеген кайгырта

Владимир Путин биш төбәктә балалар медицина учреждениеләре ачты.

Президент балалар сәламәтлеген кайгырта
Президент балалар сәламәтлеген кайгырта
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты һәм төбәк программалары кысаларында биш ел эчендә балалар өчен 50гә якын яңа медицина учреждениесе ачылачак, тагын берничә йөзе ремонтланачак, дип хәбәр итте Владимир Путин.

Кичә Президент Сочидан берьюлы биш төбәк белән элемтәгә чыкты, анда кызыл тасмалар киселде. Алар - Якутия, Севастополь, Красноярск крае, Волгоград һәм Ырынбур өлкәләре. Кайбер дәваханәләр һәм поликлиникалар капиталь ремонтланган һәм модернизацияләнгән, ә башкаларын өр-яңадан төзегәннәр.

2019 елдан 2024 елга кадәр төбәкләрдә барлыгы 46 яңа балалар сәламәтләндерү объекты һәм балалар бүлекчәләре белән 750 медицина учреждениесе файдалануга тапшырыла. "Димәк, йөкле хатыннарга һәм балаларга махсус һәм югары технологияле ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре киңәйтеләчәк, стационарда дәвалану шартлары яхшырачак, табибның кабул итүен көтү вакыты кыскарачак", — дип билгеләде Президент.

Аның бәяләве буенча, эш инде сизелерлек нәтиҗәләр бирә: соңгы 10 елда Русиядә сабыйлар һәм балаларның үлем очракларын ике тапкыр диярлек киметергә мөмкин булды. Бу күрсәткечләр тарихи яктан минималь дәрәҗәдә.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерүенчә, узган елдагы белән чагыштырганда, сабыйлар үлеме — 7 процентка, 18 яшькә кадәрге балалар үлеме очраклары 4 процентка кимегән. Ул, шулай ук, балаларга махсус ярдәм күрсәтү күләменең ел саен артуын раслады. Узган елда биш миллионга якын бала дәваханәгә салынган (2021 елдагы белән чагыштырганда, бу 9 процентка күбрәк).

 
Фото: kremlin.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: