+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2023, 19:20

Радий Хәбиров: “Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак”

Бүген 19 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “туры линия”се башланды. Төбәк җитәкчесе БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24” телеканалларының туры эфирында, “Вся Уфа”, “Сәләм”, “Юлдаш” һәм “Русия радиосы” радиостанцияләрендә, шулай ук, социаль челтәрләрдә республика халкы сорауларына җавап бирә, бу - аның туры эфирда бишенче тапкыр аралашуы.

Радий Хәбиров: “Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак”
Радий Хәбиров: “Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак”

«Туры линия» республика халкын сәламләүдән башланды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 1000гә якын сорау килгән. Барысына да җавап биреп булмый, әмма бер өлеше эфир барышында яңгыраячак. Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак. Башкортстан Башлыгы бирелгән барлык сорауларга да җавап бирергә вәгъдә итте.

Беренче сорау Радий Хәбировның махсус хәрби операция зонасына баруына кагылды. Аның турында хәтта янындагы кешеләр дә белмәгән. Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин һәм Премьер-министр Андрей Назаров белән бергә ЛХР, ДХР, Херсон, Запорожьеда булды.

- Барысы белән дә күрешә алмадык. Полкларның берсе һөҗүмгә китте. Яугирләр куелган бурычны уңышлы үтәде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Луганскта эшләүче табиблар белән очраштым. Докторлар Яңа ел бәйрәмнәренә дә калырга әзер.

Алар - безнең өчен барысы да мөһим. Мин сорау бирәм: "Сезнең гаиләләрегез ничек?". Бер сугышчының да сораулары юк иде. Чөнки республикада аларның якыннары белән эшне бик яхшы җайга салдык.

"Шәйморатовчылар" командиры белән күрешеп булмады, алар хәрби хәрәкәтләрдә иде. Хәрбиләр чиктәш линиядән йөз метр ераклыкта торалар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: