Форум 30 ноябрьдә «Шәхси хокук турында диалоглар» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрү белән башланды.
Анда катнашучылар гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Шәхси хокук турында диалоглар» проектының бурычы - шәхси хокук идеяләрен алга сөрү, фәндә яңа исемнәр эзләү, Русия шәһәрләрендә төрле фәнни мәктәпләрнең тыгыз аралашуын оештыру.
- Шәхси хокук темасы бүген бик актуаль, - дип билгеләп үтте конференция башланыр алдыннан чара модераторы, шәхси хокук тикшеренү үзәге җитәкчесе, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү буенча совет әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор Лидия Михеева. - Бу үз бизнесын үстерүчеләр өчен актуаль. Без гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләре буенча фикер алышуга чыгарачакбыз, бу теләсә кайсы дәрәҗәдәге эшкуарлар өчен бик мөһим. Зыянны ничек түләтү, кредит йөкләмәләрен ничек үтәргә мәҗбүр итү, килешүдә катнашучыларга нинди яңа йогынты төрләре гражданлык законнары белән бәйле булуы турында да сөйләшербез.
Лидия Михеева ассызыклаганча, Русия хокук тәртибе, башка хокук тәртибе кебек үк, даими камилләштерелә.
Фото: pravitelstvorb.ru