+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2023, 22:15

"Башкортстанда "Бердәм Русия"нең зур, көчле командасы бар"

Бүген, 1 декабрьдә, Уфада “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең конференциясе узды.

"Башкортстанда "Бердәм Русия"нең зур, көчле командасы бар"
"Башкортстанда "Бердәм Русия"нең зур, көчле командасы бар"

Чарада партиянең төбәк бүлекчәсе Секретаре урынбасары, партиянең Югары Советы әгъзасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы депутатлары, урындагы бүлекчәләр секретарьлары, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты.

Көн тәртибендә: якын араларга “Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсенең өстенлекле бурычлары.

- Партия - ул кешеләр. Республика һәм Русия файдасына эшләү теләге булган кешеләр. Төбәк Сәяси Советында һәм аның Президиумында, урындагы җаваплы хезмәткәрләребез, бүлекчәләрнең башкарма секретарьлары, башлангыч оешмалар секретарьларының һәркайсының керткән өлешен югары бәялибез. Башкортстанда "Бердәм Русия"нең зур, көчле командасы бар, ул куелган бурычларны җиренә җиткереп үти, - диде Константин Толкачев. - Башкортстанда гражданнарга турыдан-туры ярдәм итү буенча күпсанлы чаралар гамәлгә ашырыла. Партия әгьзалары һәм волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән эшлиләр. Хәрби хезмәткәрләрнең ихтыяҗлары өчен күптән түгел 102нче гуманитар конвой җибәрелде.

17 декабрьдә Мәскәүдә "Бердәм Русия" партиясенең XXI съезды узачак, анда илнең киләчәк үсеш векторлары билгеләнәчәк. Конференция кысаларында республиканы съездда тәкъдим итәчәк делегатлар сайланды.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: