+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2023, 22:38

"Примаков укулары" Халыкара форумы нәтиҗәле уза

Русия Президенты Владимир Путин, Мәскәүдә узучы "Примаков укулары" Халыкара форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, дөньяда күпчелек ихтыяҗларына җавап бирүче халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа, гаделрәк һәм демократик системасы барлыкка килүен билгеләп үтте.

"Примаков укулары" Халыкара форумы нәтиҗәле уза
"Примаков укулары" Халыкара форумы нәтиҗәле уза

Тиешле телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм дипломат Евгений Максимович Примаков исемен йөртүче бу Халыкара эксперт форумы киң танылу алган.

"Конструктив, ирекле фикер алышулар барышында аның катнашучылары бүгенге көннең төп халыкара проблемаларын җентекләп анализлап кына калмый, ә системалы, фәнни алым һәм объектив фактлар нигезендә региональ һәм глобаль дәрәҗәдәге вәзгыять үсешенең озак вакытлы тенденцияләрен дә карый", - диелә телеграммада.

Фото: Риа Новости сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: